Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 июль 2019, 12:05

Коммуналь түләүләр артты: ни өчен һәм күпмегә?

2019 елның 1 июленнән Рәсәйдә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артты.

2019 елның 1 июленнән Рәсәйдә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артты.

Әлегә кадәр тарифлар елына бер тапкыр – 1 июльдә индексацияләнде. 2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә бәягә салым ставкаларының 18 проценттан 20гә кадәр артуы җәһәтеннән хөкүмәт тарифларны ике тапкыр: агымдагы елның 1 гыйнварыннан 1,7%ка һәм 2019 елның 1 июленнән тагын 2,4%ка индексацияләргә карар итте.

Июльдән кулланучылар квитанцияләрне яңа тариф буенча алдылар. Аерып әйткәндә, җылылык өчен тариф 1793,59дан 1818,66 сум/Гкал кадәр артты. Ай башыннан салкын суның бер кубик метрының бәясе 27,16 сум тәшкил итә (1 июльгә кадәр – 26,63 сум булды). Участоклары «РЖД» җәмгыяте ведомствосы карамагындагы скважина белән хезмәтләндерелгән кулланучылар өчен (Спорт тыкрыгындагы, Тимер юл урамындагы йортлар) бер кубик метр бәясе 27,10 сумнан 27,64 сумга кадәр күтәрелде. Кайнар суга тариф салкын суга компоненттан (27,16 яки 27,64 сум/куб. м) һәм җылылык энергиясенә компоненттан (1818,66 сум/Гкал) барлыкка килә, бәяләр артканнан соң бер кубик метрны җылыту өчен бәя 122,94 сум тәшкил итте. Су бүлүнең 1 кубик метр бәясе хәзер 27,56 сумга тиң (элек 27,02 сум).

Электр энергиясе буенча: район үзәгендә яшәүчеләр өчен бер ставкалы тариф 3,06 сум кВт/сәг. – 3,17 сум кВт/сәг. кадәр, авыл халкы өчен 2,14тән 2,22 сум кВт/сәг. кадәр артачак. Ике ставкалы тарифка килгәндә исә – район үзәгендә көндезге тариф 3,65 сум кВт/сәг. (күтәрелгәнче 3,52), авыл җирлегендә – 2,55 сум кВт/сәг. (2,47) тәшкил итә. Төнгесе – поселокта 2,54, авыл торак пунктларында – 1,78.

– РФ Торак кодексының 159нчы маддәсенә ярашлы, гражданнарның коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия алу хокукы бар. Әлеге хокук коммуналь хезмәтләргә чыгымнары гаиләнең уртача кеременнән 22%ка артып киткән гражданнарга кагыла. Субсидия алу өчен Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип аңлатты «Чишмә районы торак сервисы» җәямгыяте директоры Эдуард Илалов.

– Безнең идарә итүче компания хезмәтләндергән йортларда яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен «Россельхозбанк»та һәм «Уралсиб»та комиссиясез түли ала. Банк кассасы аша түләгәндә комиссия алынмый. Шулай ук «Уралсиб»та терминал аша (карта белән яисә акчалата) һәм интернет-банкта онлайн яки смартфондагы кушымта аша түләгәндә дә комиссия алынмый, – дип аңлатты Эдуард Фәнил улы.

Әлеге вакытта Саклык банкы терминаллары һәм банкоматлары аша карта белән, шулай ук Саклык банкы-онлайн һәм мобиль кушымта, шул исәптән «Автоплатеж» сервисы ярдәмендә бик аз – бер процент комиссия белән түләргә мөмкин. Ә терминаллар һәм банкоматлар аша акчалата түләгәндә бер процент комиссия, кимендә 30 сум акча алына. Шул ук банкта кассир-операционист аша акчалата яисә карта белән түләгәндә иң күбе өч процентлы комиссия (кимендә 30 сум) алыначак. Рәсәй Почтасының теләсә кайсы бүлекчәсендә акчалата түләгәндә ике процент комиссия алына, минималь комиссия күләме 35 сум тәшкил итә.

Әйткәндәй, кулланучының шәхси кабинетында https://lk.erkc-ch.com (инструкциягә сылтама https://vk.com/page-124303697_54521243) шәхси исәпләгеч приборлар күрсәткечләрен тапшырырга, кирәкле вакытта квитанция тутырырга, түләргә һәм исәпләнгән сумманы карарга мөмкин.
Читайте нас: