Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 июль 2019, 12:53

«Сөткә юл» автоузышы Уфага барып җитәчәк

2019 елның 18–24 августында «Сөткә юл» Бөтенрәсәй хәрәкәте ел саен үткәрелә торган VIII автоузыш үткәрә.

Маршрут ераклыгы 1700 чакрым тәшкил итәчәк, анда катнашучылар юл уңаеннан сөт җитештерү һәм эшкәртү тармагының унбиштән артык әйдәүче предприятиесендә булачак. Колонналар Киров өлкәсендә үткән Сөт фестиваленнән соң юлга чыгачак (ул төбәктә 19 августта үтәчәк). Арытаба катнашучылар Удмуртия сөт предприятиеләренә барачак, ә 20 һәм 23 августта Башкортстан территориясе буйлап үтәчәк. Безнең республикада алар Бәләбәй һәм Стәрлетамак сөт комбинатларында, «Нерал» предприятиеләрендә, Рәсәй-Германиянең «ЭкоНива» компанияләре төркеменең Ярмәкәй районындагы терлекчелек комплексында булачак. Алдынгы хуҗалыклар һәм аларның тәҗрибәсе белән танышу 24 августта, Уфада «Сөт иле» фестивален үткәрү көнендә тәмамланачак.

Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2018 ел йомгаклары буенча төбәктә 1623,9 мең тонна сөт (2017 ел дәрәҗәсенә карата 100,9 процент) җитештерелгән. Агымдагы елның 5 аенда 642,1 мең тонна сөт (үткән ел белән чагыштырганда 100,1 процент) савып алынган, һәр сыерга савым 2360 кг (110 процент) тәшкил иткән. Башкортстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов сөйләвенчә, үткән елда республикада 2030 елга кадәр сөт терлекчелеге үсешенең комплекслы программасы расланган, ул сөт терлекчелеге тармагы үсешенең икътисади, технологик һәм социаль шартларын булдыруны һәм товарлыклы сөт җитештерү күләмнәрен арттыруны күздә тота (план буенча, 2020 елда бу күрсәткеч 900 мең тоннага җитәргә тиеш).

–Программа республиканың сөт терлекчелегенең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. «Урожай», «Победа», «Северная нива Башкирия» (ЭкоНива), «БАШКИР-МОЛОКО», «Кызыл Башкирия», «Ашкадар», «А7Агро-РБ», «Базы» җәмгыяте сөт фермаларында яңа сөтчелек комплексларын сафка кертү күздә тотыла, – дип ассызыклады Юрий Лысов. Республика сөт продукциясен эшкәртүне үстерү максатында «Savencia» кебек компанияләр белән актив хезмәттәшлек итә, шушы көннәрдә Бәләбәй шәһәрендә бу компания һәм «LG Group», Израильнең «Агроинтегратор» һәм «ЭкоНива» компанияләре белән берлектә елына 12 мең тонна күләмендә йомшак сыр җитештерү буенча завод төзелә башлаячак.

Акцияне оештыручылар «Сөткә юл» автоузышында катнашырга теләүчеләрне чакыра. Проект сайтында теркәлергә мөмкин. Тәүге автоузыш 2012 елда оештырылды, аны сөт базары яңалыкларында махсуслашкан «The DairyNews» мәгълүмат агентлыгы оештырды. Соңрак «Сөткә юл» автоузышы Ватаныбызның сөт тармагына булышлык итүдә гомумрәсәй хәрәкәте статусы алды. Оештыручылар мөһим өч бурычны: сөтне һәм сөт ризыкларын популярлаштыру, һөнәри тәҗрибә уртаклашу һәм тармакта катнашучыларны берләштерү өчен автомобильләрдә йөзәр мең чакрым юл үтәләр.
Читайте нас: