Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 июль 2019, 12:15

Горныйда – бәла: йорт янган

Үткән шимбә төнендә Горный авылында сигез фатирлы йорт яна.

Үткән шимбә төнендә Горный авылында сигез фатирлы йорт яна.

Бәхеткә күрә, бу төндә шул йортта яшәүчеләрнең берсен йокы алмый, һәм ул саф һава суларга урамга чыга. Йорт яна башлавын ул күрә дә инде, һәм барлык күршеләрен уята. Кем нәрсә киеп йоклаган, шул көе урамга йөгереп чыга. 27 кеше, шул исәптән өлкән яшьтәге өчәү, җиде бала документларсыз, бер әйберсез, киемнез һәм йортсыз кала. Алдан фаразлау буенча, янгын электрүткәргечнең төзексезлеге сәбәпле чыккан – йорт иске, 1959 елда төзелгән. Аның стеналары гына торып калган. Коткару хезмәтенә бу турыда хәбәр төнлә 2:40 сәгатьтә килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йорт түбәсен – 250 квадрат метр мәйданны тулысынча ут ялмап алган була. Янгын сүндерүдә сигез берәмлек техника катнаша, 11 янгын сүндерүче дүрт сәгатьтән артык ут белән көрәшә.

Кешеләр әлегә мәктәпкә урнаштырылган, аларны ашату оештырылган. Берничә гаилә туганнарында яши, аларга районның хәйрия фондыннан кирәк-ярак алу өчен 100 мең сум акча бүленгән, район хакимияте заявкасы буенча «Ана һәм бала» кризис үзәге гуманитар ярдәм оештырган. Якташларны бәладә калдырмыйк, кулдан килгәнчә ярдәм итик. Аларга булышырга теләгәннәр өчен районның хәйрия фонды реквизитларын хәбәр итәбез:

Некоммерческая организация Благотворительный фонд «Поддержка социального развития Чишминского района»

ОГРН 1090200001980

ИНН/КПП 0250013154/025001001

Банк Филиал «ПАО УРАЛСИБ» г. Уфа

БИК 048073770

К/сч 30101810600000000770

Расчетный счет 40703810700320000036,

для погорельцев в с. Горный

Белешмәләр өчен телефон: 8 (34797) 2-15-36, 2-01-71.
Читайте нас: