Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 июль 2019, 13:57

Кемнәрнең пенсиясенә 25 процент өстәмә түләү тиеш?

Пенсиягә 25 процент өстәмә түләүгә дәгъва итүче авыл хуҗалыгы һөнәрләре исемлеге киңәйде.

Яңа исемлеккә үсемлекчелек, терлекчелек, балыкчылык өлкәсендәге һөнәрләр кертелде, дип хәбәр ителә Рәсәй Федерациясенең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында. Ил Хөкүмәтенең шуңа ярашлы карары Интернетта хокукый мәгълүмат порталында бастырылды.

Исегезгә төшерәбез, 17 апрельдә премьер-министр Дмитрий Медведев 25 процент өстәмә алачак авыл халкы исемлеген арттыру җәһәтеннән яңадан тикшереп чыгарга кушты. Хезмәт министрлыгы сайтында билгеләнүенчә, исемлеккә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге барлык эшче һөнәрләр, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче шәхси эшкуарлар, склад мөдирләре, авыл хуҗалыгы техникасын хезмәтләндерү һәм ремонтлау, шулай ук авыл хуҗалыгында производство объектларын саклау белән шөгыльләнүчеләр кергән.

– Өстәмә түләү Рәсәй Пенсия фондының расланган бюджетыннан финансланачак, ягъни өстәмә акча бүлүне таләп итми. Рәсәй Пенсия фонды билгеләвенчә, яңа исемлек өстәмә түләү алучылар санын 3 процентка яисә 30 мең кешегә арттырачак, – дип хәбәр итте Рәсәй Хезмәт министрлыгы җитәкчесе Максим Топилин.

Исегезгә төшерәбез, пенсиягә өстәмә алу өчен берничә шарт үтәлергә тиеш: кеше даими рәвештә авыл җирендә яшәргә, авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаган хезмәт стажына ия булырга һәм мәҗбүри пенсия страховкасына кагылучы башка эш белән шөгыльләнмәскә тиеш.

Дәүләт думасы шулай ук авылда эшләүче хатын-кызларның атнасына 36 сәгать эшләү хокукын саклаучы закон проектын беренче укуда кабул итте. Әлеге чара җиде миллионнан артык гүзәл зат вәкиле өчен өстәмә социаль яклау булып торачак.

– Закон проекты өстендә эш дәвам итә. Профсоюзлар һәм моның белән кызыксынучы башка төрле структуралар белән берлектә аны икенче укуга әзерлибез, – дип хәбәр итте Дәүләт думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Плотников.

Агымдагы елның мартында Рәсәй Федерациясе Хезмәт министрлыгы вәкилләре авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызлар өчен кыска эш атнасы турындагы норманы гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткән иде. «Бердәм Рәсәй» партиясе әлеге башлангычка каршы чыкты һәм бу норманы РФ Хезмәт кодексында ныгыту турында закон проектын тикшерергә куйды. Авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызлар өчен 36 сәгатьлек кыскартылган эш атнасы РСФСР Югары Советының 1990 елдагы карары белән расланган, әлеге норма 1991 елда гамәлгә кергән. Әмма документ 40 сәгатьлек эш атнасы күздә тотылган гамәлдәге Хезмәт кодексына каршы килә.
Читайте нас: