Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 июнь 2019, 12:42

Инвестиция сабантуе Башкортстан халкына нәрсә бирәчәк?

Сибайда республикадагы иң зур икътисади форум — «Урал аръягы-2019» инвестиция сабантуе тәмамланды.

Аның эшендә дөньяның 11 иленнән бер меңнән артык – планлаштырылганнан өч тапкыр күбрәк – делегат катнашты.

Бәйрәмгә шулай ук дөньякүләм киң билгеле шәхес — Голливуд актеры һәм режиссеры Стивен Сигал килде.

Икътисади форумнар — ул бәйрәм дә, очрашырга һәм исем өчен ниндидер киңәшмә үткәрергә сәбәп тә түгел, ә эшлекле даирәләр вәкилләре аралашуны максат итеп куйган эш мәйданчыклары. Нәкъ шундый мәйданчыкларда халыкның тормышын үзгәртүче мөһим килешүләр төзелә дә инде.

Аңлашыла, яңа предприятиеләр ачудан һәм искеләрен яңартудан барысы да файда күрә. Кешеләр өчен бу — беренче чиратта, яңа эш урыннары һәм лаеклы хезмәт хакы. Ә моңа кадәр биредә эшләүчеләр өчен — булган шартларны тагы да яхшырту. Дәүләт өчен исә —табибларның һәм укытучыларның эш хакларын арттыру, күбрәк юллар һәм балалар бакчалары төзү мөмкинлеге бирүче бюджетка салым түләүләре, дигән сүз.

— Безнең команда алдында торган иң төп бурыч — хәерчелеккә каршы көрәш. Безгә халыкның тормыш иминлеген күтәрергә кирәк. Моңа исә икътисадны күтәрү, инвестицияләр җәлеп итү, заманча таләпләргә җавап бирүче — югары хезмәт җитештерүчәнлеге, эшне оештыруның яңа формалары булган яңа предприятиеләр ачу юлы белән генә ирешеп була. Ә бу бизнес үсеше өчен тиешле шартлар тудырылган очракта гына мөмкин, — диде форумны ачу тантанасында республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.

Инвестиция сабантуе кысаларында гомум бәясе 70 миллиард сум булган берничә мөһим һәм актуаль килешүгә кул куелды.

— Стратегик башлангычлар агентлыгы белән берлектә республика «Яшь һөнәрмәннәр (Ворлдскиллс Русия)» программасы буенча кадрлар әзерләячәк.

— «УГМК-Холдинг» җәмгыяте Хәйбулла

районында бакыр-цинк рудасы чыгару буенча яңа рудник төзергә планлаштыра. Инвестицияләр күләме 50 миллиард сум тәшкил итәчәк, нәтиҗәдә 400ләп яңа эш урыны булдырылачак дип көтелә. Предприятие 2026 елда эшли башлаячак.

— «Газпромбанк» һәм «Алексеевский» сов-хозы 2024 елга кадәр 45,5 гектар мәйданлы теплица төзү турында килешү төзеделәр. Бу ябык туфракта яшелчә җитештерү күләмен елына әлеге 14,3 мең тоннадан 39 мең тоннага кадәр арттырырга, 400гә якын эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Фаразланган инвестицияләр күләме — 10,5 миллиард сум.

— «Уфа йортлар төзү комбинаты» җәмгыяте Уфада елына 160 мең квадрат метр торак төзү куәте булган йорт төзү комбинаты салачак. Планлаштырылган инвестицияләр күләме 2 миллиард сум тәшкил итә. 2021 елга кадәр 280 яңа эш урыны булдырылыр, дип көтелә.

— «Экопродукт» предприятие Сибай территориясендә кымыз сублимацияләү буенча цех ачачак. Проектка 130 миллион сум инвестиция салырга ниятлиләр. Предприятие йөз гражданны эшле итәчәк.

— «Таврос» идарә итү компаниясе Чишмә шикәр заводының вакланган чөгендер түбе — шикәр чөгендерен эшкәртүдән калган, эре терлекләрне тукландыру өчен файдаланылучы продукт — җитештерү буенча куәтләрен реконструкцияләячәк һәм киңәйтәчәк. Планлаштырылган инвестицияләр күләме — 452 миллион сум.

— «Красная Башкирия» авыл хуҗалыгы кооперативы Әбҗәлил районында 800 баш сыерга исәпләнгән роботлаштырылган сөт җитештерү-товарчылык фермасы төзеячәк. Бу ел саен тугыз мең тонна югары сыйфатлы сөт җитештерү мөмкинлеге бирәчәк. Инвестицияләр күләме 460 миллион сумнан арта.

— «Садовое Кольцо Девелопмент» предприятиесе Белорет районындагы тау чаңгысы үзәге нигезендә ел әйләнәсенә эшләүче «Мраткино» заманча курортын төзеячәк. Бу туристлар агымын күпкә арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Фаразланган инвестицияләр күләме 6 миллиард сум тәшкил итә. 250 яңа эш урыны булдыру күздә тотыла.

— «Монолит» җәмгыяте Күмертауда тимер-бетон заводын яңартырга ниятли. Инвес-тицияләр күләме 8,2 миллион сум тәшкил итәчәк.

— Моңа кадәр «СибайПлитПром» предприятиесенең Баймак районында йомычка плитәләре җитештерү буенча завод төзеячәге турында билгеле булды. Проектка салынган инвестицияләрнең гомум күләме 21 миллиард сумнан артачак. Яңа предприятие елына 578 мең кубометр продукция җитештерәчәк һәм ким дигәндә 1000 кешене эшле итәчәк.



Абруйлы фикер

Светлана Чупшева, «Эшлекле Рәсәй» гомумрәсәй иҗтимагый оешмасы рәистәше:

— Башкортстан болай да җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. Шулай да, минемчә, мөмкинлекләр әлегә тулысынча файдаланылмаган. Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның, республика командасының инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, яңа инвестицияләр җәлеп итү буенча планнары зурдан. Төбәк өчен бу нигезләнгән, тормышка ашарлык бурыч дип исәплим.



ӘЙТКӘНДӘЙ

Халыкара форумда Башкортстан 82 миллиард сумлык инвестицияләр җәлеп итте

Июнь башында XXIII Петербург халыкара икътисади форумы үтте, анда республика делегациясе 24 килешү төзеде. Аларның 11е инвестиция җәлеп итү белән бәйле. Килешүләргә ярашлы, алдагы елларда эре бизнес республика икътисадына 82 миллиард сум тирәсе инвестиция кертәчәк һәм өч меңгә якын яңа эш урыны булдырачак. Бу, Башкортстан әлеге форумда катнашкан башка еллар белән чагыштырганда, иң зур күрсәткеч.

— ПСК-6 компаниясе Уфа янында эре агро-логистика паркы төзеячәк.

— Рәсәйнең әйдәүче RAILGO транспорт-экспедитор компаниясе нефть һәм нефть продуктларын ташу өчен кулланылган тимер юлы составы паркын киңәйтәчәк һәм яңартачак.

— «Хевел» һәм «Солар Системс» компанияләре республиканың көньяк районнарында яңа кояш электр станцияләре төзеячәк.

— «Бокспаркинг Уфа» роботлаштырылган парковка системалары җитештерү буенча завод ачачак.

— «Рәсәй почтасы» логистика үзәге төзеячәк.

Моннан тыш, Башкортстан Рәсәйдә җитештерүне яңартуга процентсыз займнар бирүче Моношәһәрләрне үстерү фонды программасында катнашкан икенче төбәк булды. Күмертауда урнашкан «Элеватор» җәмгыяте элеватор комплексын техник яңарту өчен 250 миллион сум займ алачак.

— Без көчле көндәшлек шартларында яшибез. Бүген бөтен төбәкләр дә инвестицияләр өчен көрәшә. Безнең делегациянең эше, чыннан да, кайнап торды. Анык нәтиҗәләр көтәбез, — диде Радий Хәбиров Форум йомгаклары буенча.
Читайте нас: