Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 июнь 2019, 13:29

Мастерок белән имтихан бирү

Колледж студентлары «Кирпеч салу» осталыгы буенча сынау тапшырды

18–22 июньдә агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында белем алган чыгарылыш укучыларының күрсәтмә имтиханнары үтте.

Имтихан барган урынны табу кыен булмады – эш кораллары тавышы әллә кайдан ишетелеп тора. Биш студент тырышып кирпеч сала, көн уртасы якынлашып килгәндә булачак ташчыларның нинди стандартка омтылуын якынча аңларга мөмкин иде инде.

– Безнең мәгариф «World Skills» оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә һәм аның стандартлары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе барышында ташчы һәм электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәре алган чыгарылыш укучыларның «Кирпеч салу» осталы буенча күрсәтмә имтиханнары бара, – дип аңлатты Курск шәһәреннән килгән баш эксперт Лев Павлов.

Шуннан тыш, Бөре шәһәренең күп профильле һөнәри колледжы, Башкортстанның архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжы, «БКАСКХ»ның Белорет һәм Благовещен филиалларының бәйсез экспертлары аларның эшенә бәя бирде.

«World Skills» оешмасының төп юнәлеше – һөнәри осталык буенча ярышлар уздыру. Анда катнашу һәм менә шундый яңа төр имтихан кертү исәбенә белем бирү дәрәҗәсен һәм эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү ниятләнә.

Колледжларда һәм техникумнарда бу имтихан 2017 елдан башлап үткәрелә, Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында беренче тапкыр оештырыла. Студентлар имтиханны ирекле рәвештә тапшыра, аларны беркем дә мәҗбүр итми, шул ук вакытта имтихан бирүчеләргә зур ташлама ясала – алар диплом эшеннән азат ителә. Бу имтиханны биргән студентлар дипломнан тыш «осталык паспорты» да ала, һәм алар турында яшь һөнәриләрнең мәгълүмат базасына языла.

Биредә билетлар урынына – эш кораллары белән мәйданчык, теория урынына – производстводагы хәлләр, имтихан алучылар – бәйсез экспертлар.

Сынауны 18 чыгарылыш укучысы тапшырды. Имтихан биремнәрен үтәүгә сигез сәгать – иртәнге тугыздан башлап, төшке ашка тукталу белән кичке бишкә кадәр вакыт бирелде. Чыгарылыш укучыларның бурычы – үз белемнәрен һәм осталыкларын гамәлдә күрсәтү.

Биремнәр имтихан үтәсе көнне билгеле була, 21 июньдә иртән укучыларның «Мастерок модуле» буенча имтихан тапшырачагы ачыкланган.

– Егетләрнең иртәдән үк борчылуы сизелә. Чөнки бу әлегә аңлашылмаган имтихан, тирә-юньдә таныш түгел кешеләр. Көн уртасына кадәр нигездә исәпләү-үлчәү эшләре башкарыла, шуннан соң гына кирпеч салына башлаячак, – дип сөйләде Чишмә агросәнәгать колледжы методисты Наҗия Ишбулдина.

Аның сүзләренә караганда, киләсе елда пешекче-кондитерлар өчен дә шундый имтихан үткәрү планлаштырыла.

– Һәр эшкә аерым билге куела, иң күбе 35 балл җыярга мөмкин. Әлбәттә, беренче чиратта үлчәмнәре, киселеше, җөйләре исәпкә алына. Чишмә студентларының яхшы хәзерлеген билгеләп үтәсем килә. Нәтиҗәләр әйбәт булыр, дип уйлыйм, – дип билгеләде Лев Эдуардович.

Алдагы көнне шундый ук имтихан тапшырган егетләр дә курсташларына көч биреп тору өчен килгәннәр. Эдем Мәмәдҗанов сүзләренә караганда, аларга да катлаулы бирем – «Рамка модуле» эләккән.

Шуны билгелик, имтихан йомгаклары буенча җиде студент «бишле»гә, унбере «әйбәт» билгесенә тапшырган.
Читайте нас: