Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 июнь 2019, 13:39

Путин ил халкы белән дүрт сәгать сөйләште

Үткән пәнҗешәмбе көнне Владимир Путин белән «туры элемтә» дүрт сәгатьтән артык дәвам итте.

Социаль проблемалар, медицина, мәгариф, тышкы сәясәт, чүп-чар реформасы, яшь гаиләләргә ярдәм – ил халкы дәүләт башлыгына шул һәм башка мәсьәләләргә кагылган сорауларга җавап бирде. Сөйләшү бай эчтәлекле булды.

«Туры эфир»да балаларга яшь ярымнан өч яшькә кадәр түләүләр кебек мөһим тема күтәрелде. Шалтыратучы яшь ана аена 50 сум пособие алам, аның күләме 1994 елдан бирле үзгәрмәгән, дип зарланды.

Путин, соңгы вакытта власть әлеге көнүзәк мәсьәләне хәл итү юлын эзләү белән шөгыльләнде һәм ул табылды, дип хәбәр итте. Аз керемле гаиләләрдәге балаларга киләсе елдан башлап яшәү минимумы күләмендә – якынча 10–11 мең сум түләнәчәк. Бу чара керемнәре ике яшәү минимумы тәшкил иткән барлык гаиләләргә кагыла.

– Минем карашка, бу яхшы ярдәм, – дип нәтиҗә ясады Путин.

Ике яисә күбрәк балалы гаилә өчен кыйммәт булмаган ипотекага килгәндә исә, биредә үз кыенлыклары бар. Банклар электән бирелгән кредитларны яңадан күчереп исәпләргә ашыкмый. Дәүләт Башлыгы моны Рәсәй Хөкүмәтенең һәм тиешле структураларның хатасы, дип атады.

– Нәтиҗәдә нәрсә булды? Финанслар министрлыгы банкларга бу максатка компенсация өчен җитәрлек күләмдә ресурслар бүлмәде, – дип хәбәр итте Путин.

«Туры элемтә» алдыннан ул хөкүмәт әгъзалары, Финанслар министрлыгы җитәкчелеге белән сөйләшүен, мөһим чаралар бүленүен билгеләде.

– Озакламый барысы да гамәлдә күренер, дип ышанам, – диде ил җитәкчесе.

Медицина турында сөйләгәндә, Путин авырткан нокталарны: медицина хезмәткәрләре җитмәү һәм дарулар белән тәэмин ителү мәсьәләләрен билгеләде. Ташламалы препаратларга килгәндә, дәүләт җитәкчесе сүзләренә караганда, аның өчен акча федераль һәм төбәк бюджетларыннан бүленә.

Федераль акчалар февральдә тулысынча күчерелгән, шулай булуга карамастан, кайбер төбәкләрдә дару белән тәэмин ителештә проблемалар күзәтелә.

– Рәсәй Федерациясенең күп кенә субъектларында сатып алу процедурасының үзвакытында оештырылмавын, аукционнарның соңлап үткәрелүен, хәтта төбәктә мәгълүмат системасының җитәрлек дәрәҗәдә көйләнмәвен күрәбез, – дип белдерде Владимир Путин.

Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова билгеләвенчә, илдә ташламалы даруларны федераль бюджеттан финанс тәэмин ителеш күләме сизелерлек арткан, әлеге мәлдә сүз 156 миллиард сум турында бара.

Ил халкын хезмәт хакы мәсьәләсе борчый. Калининград өлкәсеннән видеомөрәҗәгать язган янгын сүндерүче 12 мең сум күләмендә керем алуы, бу акчаның гаиләсен тәэмин итәргә җитмәве турында сөйләде.

Президент әлеге проблемадан хәбәрдар булуын һәм быел Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 4,3 миллиард сум акча бүленәчәген, моның хезмәт хакларын якынча 24 мең сумга кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәген хәбәр итте. 2020 елда дүртәр миллиардлык тагын ике транш күздә тотыла, шуның ярдәмендә айлык керем 32 мең сумга кадәр артачак.

Шул ук вакытта, халыкның хезмәт хакы соңгы елларда кимесә дә, хәзер тагын арта башлады, дип билгеләде Владимир Путин. Мәсәлән, 2017 елда ул 33,2 мең сум, быел 44 мең диярлек тәшкил итте. Президент сүз уртача саннар турында бара, дип ачыклады.

– Алдан ук искәртеп куям, әлеге вакытта интернетта яки телевизор каршында утыручылар, бездә мондый хезмәт хакы юк, дип ачу тотмасын. Мин уртача саннар турында сөйлим, – дип аңлатты Владимир Путин, һәм төрле тармакларда һәм төбәкләрдә зур аерма булуын билгеләде.

«Туры элемтәгә» җибәрелгән бик күп сораулар чүп-чар реформасына бәйле булды. Халык яңалыкның түләү квитанцияләрендә генә күренүен, ә чүп бакларының шундый ук тишек, тутыккан булып калуына, һәм көнкүреш калдыклар белән эшләү сыйфатының да начар булуына зарлана.

Унбиш яшьлек блогер Катя Адушкина экологик мәсьәләгә игътибарны юнәлтте. Әйе, кайдадыр чүп-чарны аерым җыю урыннары барлыкка килә, әмма калдыклар барыбер бер өемгә җыела.

Владимир Путин фикеренчә, чүп реформасын тормышка ашыру нәтиҗәләре шунда ук күренергә тиеш, «бу 20 елга кичектерергә кирәк булган очрак түгел». Ул илдә ел саен 70 миллион тонна чамасы каты коммуналь калдыклар барлыкка килүе турында искә төшерде. Әмма элек беркем дә бу материалларны сәнәгать күләмендә эшкәртү белән шөгыльләнмәгән. Бүгенге көндә Рәсәйдә чүп-чар эшкәртүнең берничә елга исәпләнгән программасы барлыкка килде. Федераль бюджетта аны тормышка ашыруга чаралар күздә тотыла, өстәвенә, анда катнашуга малтабарлар акчасы җәлеп ителәчәк. Финанслауның гомуми күләме 300 миллиард сумнан күбрәк тәшкил итәчәк. Шуның аркасында илдә чүп-чар эшкәртү буенча 200 комплекс барлыкка киләчәк.

Ил җитәкчесе түрәләр кайчан гади хезмәткәрләр кебек эш хакы ала башлаячак дигән сорауга да җавап бирде. Владимир Путин «Сез байлар булмасын өчен түгел, ә ярлылар булмасын өчен эшләргә тиеш», дигән мәзәкне искә төшерде.

Президент фикеренчә, түрәләрнең хезмәт хакын киметсәң, алар шәхси компанияләргә яисә чит илгә эшләргә китәчәк, ә алар урынына квалификацияле кадрлар табып булмаячак. Шул ук вакытта ул түрәләр һәм гади хезмәткәрләр керемендә аерманың ул кадәр зур булмаска тиешлеге белән ризалашты.

Туры эфирда санкцияләр һәм татулашу өчен мөмкинлекләр турындагы сорау яңгырады.

– Беренчедән, ничек инде ул «татулашу»? Без беркем белән дә ачуланышмадык, һәм кем беләндер тиргәшергә теләгебез юк, – дип җавап бирде Путин.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Рәсәй чикләүләр нәтиҗәсендә 2014 елдан башлап 50 миллиард доллар алып җиткермәгән, Евроберлек – 240, АКШ – 17, Япония 27 миллиард доллар югалткан.

Шул ук вакытта илебез нәрсәләрдер алган: «без икътисадның югары технологияле тармакларында нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында ныклап уйларга тиеш идек (һәм без моны эшләдек тә)». Импортны алыштыру программалары электән булмаган юнәлешләрне дә үстерергә мәҗбүр итте. Мәсәлән, Ватаныбызда корабль двигательләрен төзү.

Президент, Кытай белән булган хәлне мисал сыйфатында китереп, санкцияләрне бетерү ниндидер мөһим үзгәрешләргә китермәячәк, ил товарларына тарифлар артачак, дип исәпли.

Владимир Путиннан шулай ук ялкаулык белән ничек көрәшәсез дип сорадылар, һәм ул үз рецепты белән уртаклашты: «ялкаулык белән көрәшүнең бер генә ысулы бар, эш башларга кирәк».

– Хәтерләвемчә, психологлар ялкаулык организмның ял итәргә теләве белән бәйле, дип исәпли. Ял итәргә һәм ял итә белергә дә кирәк, – дип йомгак ясады Путин.

...Владимир Путин белән «туры линия» унҗиденче тапкыр үткәрелде. Дәүләт башлыгына 2,6 миллионга якын сорау бирелде (әйткәндәй, бу яклап 2015 ел рекордлы булды, ул вакытта элемтәнең төрле каналлары аша 3,25 миллион мөрәҗәгать килгән иде). Рәсәй төбәкләреннән 12, шул исәптән Серпухов, Төмән өлкәсе, Красноярск, Магадан, Дагстан, Яр Чаллы, Таулы Алтай һәм Краснодардан, шулай ук Украинадан сораулар яңгырады.
Читайте нас: