Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 июнь 2019, 12:57

Башкортстанда бердәм транспорт картасы кертелә

1 июльдән республикада күптән көтелгән бердәм транспорт картасы (кыскача БТК) эшли башлаячак

Карта белән троллейбуста да, автобуста да, шул исәптән шәхси автобус йөртүчеләр белән дә, исәпләшергә мөмкин. Башта әлеге яңалык Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләренә кертеләчәк, аннары алдагы ярты ел эчендә җәмәгать транспорты йөргән калган шәһәр һәм районнарда да гамәлгә ашырылачак.


Ул ничек эшләячәк?

Мондый транспорт карталары ике башкалада да инде күптән кертелде. Мәскәүдә карта – «Тройка», ә Санкт-Петербургта «Подорожник» дип атала. Башкортстанда яшәүчеләр уннарча исемнән «Алга» дигәнен сайлады.

Асылда, бердәм транспорт картасы ул – гадәти банк картасы зурлыгындагы электрон билет-кошелек. Кирәк булган саен сез аңа теләгән кадәр акча саласыз һәм тиздән һәр автобус салонында урнаштырылачак махсус терминалга куеп исәпләшәсез. «Куяннар»ны контролерлар тотачак. Салонда да, тукталышларда да.

Карталар ике төрле – бер кеше исемендә һәм күп кеше файдалана ала торган булачак. Беренче очракта ул сезнең исемгә язылачак, аны югалткан очракта блок куярга һәм бөтен мәгълүматны, шул исәптән балансны, тергезергә мөмкин булачак.


Файдасы нидә?

Мондый карта белән исәпләшкәндә транспортта йөрү арзангарак төшәчәк. Мәсәлән, әле «Башавтотранс» автобусларында кулдан акча түләп йөрү – 25 сум, ә аларда эшләгән транспорт картасы яисә контактсыз транспорт картасы ярдәмендә исәпләшсәң – 20 сум.

Хаклар картаны тутыруга бәйле үзгәрәчәк, дип күзаллана. Берьюлы ничә билетлык акча саласың, һәр сәфәр шуңа бәйле арзанрак булачак. Ташламалар буенча төгәлрәк саннар соңрак билгеле булачак.

Ә 1 сентябрьдән бер транспорттан икенчесенә күчеп утырганда түләмәү мөмкинлеге бирүче «сәгать тарифы» булдырылачак. Бу эш урынына кадәр 2–3 автобуска күчеп утырып баручы зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен аеруча уңайлы булачак.

Әлеге техник яңалыкларны уңайсыз санаган кешеләр исә траспортта йөргән өчен элеккечә – кулакча яисә гадәти банк картасы белән түли алачак.

Әйткәндәй, әле гамәлдә булган транспорт карталары турында. Тәүге чорда алар ярдәмендә элеккечә түләп булачак, аннары акрынлап мондый карталар әйлә-нештән чыгарылачак.

Кайдан алырга һәм ничек тулыландырырга?

Бердәм транспорт картасын «Рәсәй почтасы»ның теләсә нинди бүлекчәсендә, «Уфапечать» киоскларында, челтәрле кибетләрдә, Саклык банкы һәм «Уралсиб» банкы бүлекчәләрендә, шулай ук БТКны хезмәтләндерүче пунктларда сатып алырга мөмкин булачак. Ул 50 сум торачак.

Исәпне (акча салу пунктлары челтәре тиздән барлыкка киләчәк), «Сбербанк-онлайн» һәм «Уралсиб» интернет-банкы аша тулыландырырга мөмкин булачак. Моннан тыш, шушы елның 1 сентябреннән транспорт картасын смартфонга язарга, аны читтән тулыландырырга, балансын, картаны тулыландыру операцияләре тарихын карап барырга һәм йөргән сәфәрләр санын күзәтергә мөмкинлек бирүче мобиль кушымта эшкә кушылачак.

Бик мөһим сорау – ташламалар белән нәрсә булачак?

Закон буенча тиешле барлык ташламалар да сакланачак!
Сораулар туса, кайда мөрәҗәгать итәргә?

Июль җитәрәк республикада система эше буенча сораулар һәм дәгъвалар кабул итүче колл-үзәк эшли башлаячак. Кайнар элемтә номеры һәм интернет-сайт адресы картаның үзендә язылачак, шулай ук мәгълүмат транспортта, тукталышларда урнаштырылачак.
ШУЛ УК ВАКЫТТА

Башкортстанда яңа автобуслар сатып алына һәм вокзаллар төзекләндерелә

Кешеләрне әллә кайчан металл сыныгына тапшырыласы иске техника йөрткәндә пассажирлар ташу базарында тәртип урнаштыру турында сүз алып бару мөмкин түгел, билгеле. Ләкин бөтен бәла дә шунда – моңа кадәр аларны алыштырырлык яңа техника булмады.

2020 елның 1 апреленә кадәр «Башавтотранс» 589 яңа автобус сатып алачак, шуларның 527се быел ук кайтарылырга тиеш.

Республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, 1 августка республика шәһәрара рейсларны хезмәтләндерүче 26 – зур, соңрак 170 бәләкәй автобус, язын кече торак пунктларыннан шәһәр һәм район үзәкләренә һәм муниципалитетлар арасында йөрүче 45 – зур һәм 17 уртача автобус алачак.

Автопаркны яңарту республиканың барлык район үзәкләрен Уфа белән дәүләт транспорт йөртүчесенең турыдан-туры маршрутлары белән бәйләргә мөмкинлек бирәчәк. Бүген 11 район үзәге шундый элемтәсез кала.

Яңа автобусларның барысы да ГЛОНАСС навигация системасы, тахографлар (тизлек һәм шоферның эш режимын күзәтүче прибор), мәгълүмат бирүче прибор, ярымйомшак утыргычлар, салонны җылыту һәм җилләтү системасы, инвалид коляскасын урнаштыру өчен махсус мәйданчык белән җиһазландырылачак.

Шулай ук, автобусларда элекке кебек тукталышлар игълан ителә башлаячак. Урыс һәм башкорт телләрендә тавышлар яздырылган да инде, әле җиһазлар төзәтелә һәм яңалары сатып алына.

Вокзаллар турында да онытмаганнар.

Автобус рейслары тергезелгәч, кешеләр кайдадыр рейсларын көтәргә, водительләр ял итәргә тиеш бит. Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы күрсәтмәсе буенча, Ишембайда автовокзалны тулысынча ремонтлаганнар һәм яңадан ачканнар. «Башавтотранс» акчасы исәбенә, шулай ук Сибай автовокзалы тулысынча ремонтланган, ә Кушнаренкода транзит автобуслары өчен касса пункты ачылган.
ӘЙТКӘНДӘЙ

«Транспорт реформасы» башланганнан соң Уфада гына 1400гә якын законсыз автобус йөртүчеләрнең эшчәнлеге туктатылды. Шуларның автобуслары хәвефсезлек таләпләренә җавап бирүче яртысы диярлек рәсми эшкә күчте.

Ел башыннан муниципальара маршрутларда ЮХИДИ хезмәткәрләре 23 914 протокол төзегән, шул исәптән 82 автобуска арест салынган.
Читайте нас: