Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 июнь 2019, 14:07

Тахографтан башлап шифаханәгә юллама алуга кадәр

Лаеклы ялга чыгарга биш яки азрак ел калган хезмәткәрләрне шифаханә-курортта дәвалау

Ю. Светлов
Билгеле булуынча, Социаль страховка фонды 2001 елдан башлап страховка взнослары суммасының 20 процентына кадәр эш бирүчеләргә производствода имгәнүләрне һәм һөнәри авыруларны киметү буенча кисәтү чараларына бүлә. Яхшы яңалык – 2019 елда ул 30% бүленәчәк.

Социаль страховка фонды эш бирүчеләргә акча бүлгән чаралар исемлегенә яңа пункт өстәлде – бу пенсия яше якынлашкан хезмәткәрләрне шифаханә-курортта дәвалау. Ягъни, сүз лаеклы ялга чыгарга биш яки азрак ел калган хезмәткәрләрне шифаханә-курортта дәвалау турында бара. Оешмалар әлеге яңа юнәлешкә производстводагы бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны мотлак социаль страховкалауга страховка взносларының өстәмә 10% яки барлык 30%ын да җибәрә ала.

Агымдагы елда РФ Социаль страховка фондының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе республикада теркәлгән эш бирүчеләргә эш урыннарында хәвефле хәлләрне киметү буенча кисәтү чараларына 435 млн сум бүләргә планлаштыра, һәм бу яңалыкларны исәпкә алып, узган елгы суммадан бер ярым тапкырга күбрәк. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда 295,7 млн сум бүленде, программада 3075 мең оешма катнашты.

Предприятиеләр Социаль страховка фонды акчасы исәбенә хезмәт шартларына махсус бәяләү үткәрә алды, үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген даими тикшереп тора, эш урыннарында хәвефсезлекне сакларга өйрәтә, шәхси саклану чаралары, аптечкалар, алкотестер, алкометр, тахографлар кебек приборлар сатып алалды, зарарлы шартларда эшләгән эшчеләрне шифаханә-курортка җибәрде.

Игътибар итегез, элекке исемлектә дә зарарлы шартларда эшләүчеләр өчен генә шифаханә-курортта дәвалану бар. Яңалык программада катнашучы предприятиеләр исемлеген шактый киңәйтә, шулай ук күп хезмәткәрләрне савыктырырга ярдәм итәчәк. Тик Социаль страховка фондына үз вакытында мөрәҗәгать итеп өлгерергә кирәк. Мөрәҗәгать итү сроклары һәм шартлары элеккечә кала – 1 августка кадәр.

Әлеге чаралар исемлегенә, элгәресе кебек, страховка взносларының 20%ына кадәр җибәрү рөхсәт ителә.

Эш бирүчеләр Фонд акчасын башка максатта файдалана алмый, бу, һичшиксез, хезмәткәр файдасына эшли.

Чишмә районында 224 оешманың, шул исәптән «Башкир-агроинвест» һәм «Чишмә шикәр заводы» җәмгыятьләренең социаль страховка акчасын кисәтү чараларына куллану мөмкинлеге бар. Оешмада кимендә 100 кеше эшләсә, исәп-хисап ясау өчен соңгы өч елның страховка взносы суммасы алына. Тик оешма алда язылган чорда кисәтү чараларын финанслау өчен мөрәҗәгать итмәгән булырга тиеш.

Гариза һәм мөһим документлар пакеты белән РФ Социаль страховка фондының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсенә яисә аның филиалларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Консультация алу өчен телефон 8 (347) 255-95-33.
Читайте нас: