Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 июнь 2019, 13:41

Даруларга билге куелачак

Киләсе елдан башлап Башкортстанда дару чараларын мотлак маркировкалау кертеләчәк.

Һәр төргәктә шәхси штрих-код барлыкка киләчәк, ә препаратлар бердәм мәгълүмат системасында булачак.

Бу чаралар ярдәмендә контрафакт һәм ялган продукция күләме шактый кимеячәк. Даруларның кайда һәм кем тарафыннан җитештерелүен, яраклылык срогын һәм составын ачыклау өчен смартфонга куелган махсус программа ярдәмендә препаратның QR-кодын сканерлау да җитәчәк. Сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин чираттагы «Сәламәтлек сәгатендә» республикада дару чараларын мотлак маркировкалау турында сөйләде.

Махсус маркировка кую буенча эш Рәсәй Президенты Владимир Путин боерыгына ярашлы алып барыла һәм 2020 елның 1 гыйнварына кадәр тәмамланырга тиеш. Максим Забелин шулай ук дару чаралары хәрәкәтен күзәткән мәгълүмат системасына кермәгән оешмалар һәм хосусый малтабарлар киләсе елдан башлап маркировкасы булган препаратларны сата алмаячак, дип билгеләде. Шул җәһәттән Радий Хәбиров фармацевтика һәм медицина оешмалары белән мәгълүмати эшне көчәйтергә һәм аларны системага кертүне контрольдә тотарга кушты.

– Бу бик мөһим тема, ул халыкның сәламәтлегенә һәм иминлегенә бәйле, – дип ассызыклады республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров. – Кайбер илләрдә ялган дарулар җитештергән өчен үлем җәзасы булуын искә төшереп үтәргә телим. Бу хәбәрне киңкүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткерү мөһим.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, даруханәләрне һәм медицина оешмаларын агымдагы елның 1 июленнән башлап авыр чирләрне дәвалау өчен кулланылучы кыйммәтле дарулар белән эшләү өчен «Гадел билге» системасында теркәү башлана. Бу исемлеккә яман шеш, гемофилия, муковисцидоз, таркау склероз һәм башка авырулар керә. 1 октябрьдән әлеге исемлектәге препаратларда мотлак маркировка булырга тиеш.

Бүгенге көндә республикада 3531 медицина оешмасының һәм даруханәнең 243е «Гадел билге» системасына кертелгән. Бу эш дәвам итә.

Шул ук вакытта, төрле мәгълүматларга караганда, Рәсәйдә дару препаратларының 15 проценты ялган... Мошенниклар, барыннан да ешрак, ялган антибиотикларны, авыртуны баса торган һәм ашказаны-эчәк тракты даруларын сатуга чыгара.
Читайте нас: