Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 июнь 2019, 14:20

Молдова һәм Башкортстан хезмәттәшлек күпере төзи

Уфага Молдова Республикасы Президенты Игорь Додон җитәкчелегендә эшлекле делегация килде.

Чәршәмбе, 29 майда, кунаклар Республика йортында булдылар, Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очраштылар.

– Сез Нур-Солтаннан Уфага килдегез, анда Югары Евразия икътисади советы утырышы үтте. Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путин ЕвразЭС башка дәүләтләр белән, беренче чиратта, якын күршеләр, шул исәптән Молдова Республикасы белән элемтәне киңәйтергә ниятли. Башкортстан әлеге хезмәттәшлекне ныгытуда катнашырга әзер, – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Игорь Додон, үз чиратында, ил бәйсезлек алганнан соң Молдова Президентының тәүге тапкыр Башкортстанга килүен билгеләде.

– Рәсәй Федерациясе Молдова Республикасы икътисадының беренче урындагы инвесторы булып тора. Узган ел йомгаклары буенча безнең илләр арасында товар әйләнеше якынча 1 миллиард доллар тәшкил итте. Әмма без Владимир Владимирович Путин белән мөмкин булганча күбрәк төбәкләребезнең үзара хезмәттәшлеген булдырырга сөйләштек, – диде Игорь Додон.

Игорь Додон журналистлар белән очрашуда ике республика арасында арытаба хезмәттәшлекне үстерүдә булышлык итәчәк берничә килешүгә кул куелуын искә алды.

– Мәдәни элемтәләргә килгәндә, Молдовада төрки телле гагауз халкы яши. Безнең көньякта сезнең төбәк белән мәдәни бәйләнешләре булган автономия – Гагаузия бар, – дип хәбәр итте Игорь Додон.

– Гагаузия белән Уфа арасында килешү төзелгәннән соң Молдова һәм Рәсәй ягыннан да яңа проектлар, кызыклы башлангычлар булыр, дип ышанам.

Радий Хәбиров, үз чиратында, Башкортстанның да хезмәттәшлек итү өчен партнерлар эзләвен ассызыклады:

– Ни өчен әле безгә сәүдә мөнәсәбәтләре булдырмаска һәм Молдова белән хезмәттәшлек итмәскә? Тарихыбыз бер – барыбыз да бер зур ил составында булганбыз, уртак якларыбыз күп. Барыбыз да рус телендә сөйләшә, мәдәниятебез уртак. Шуңа күрә бергә булыр һәм үсеш алыр өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

Хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, төбәкләр арасындагы товар әйләнеше структурасын күбесенчә безнең республикадан экспорт һәм Молдовадан китерелүче аз күләмдәге импорт тәшкил итә. Аның фикеренчә, чит илдән товар алырга мөмкинлекләр бар: Башкортстанны Молдова авыл хуҗалыгында җитештерелгән азык-төлек кызыксындыра. Делегация вәкилләре шулай ук сыйфатлы шәраб белән тәэмин итү мөмкинлеге турында да сүз алып барды.

– Без, үз чиратыбызда, сезгә үзебездә эшләнгән машиналарны, шул исәптән автобуслар һәм авыл хуҗалыгы техникасын тәкъдим итә алабыз. Шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә, сәнәгать корылмалары, ашламалар җитештерү тармагында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеге бар, – диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: