Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 июнь 2019, 18:11

Җәй күңелле һәм файдалы үтсен!

Балаларның каникулларын ничек хәвефсез итәргә?

Җәй якынлаша. Йөз меңнәрчә бала өчен уку елы тәмамланды. Алда өч ай иркен вакыт!

Иртәнге алтыда торырга, дәрес әзерләргә, алгебра һәм хәл фигыль төрләрен ятларга кирәкми.

Каникуллар башланды!

Бу хозур вакытны ничек күңелсез вакыйгалар белән бозмаска һәм мөмкин кадәр хәвефсез һәм кызыклы итеп үткәрергә? Бүгенге язмабыз шул хакта.


Фатирда...

– Уен уен белән, ә хәвефсезлек турында бервакытта да онытырга ярамый! Балаларга шырпы һәм үтүктән – пешү, пычактан – киселү, кайнар судан – пешү, дарулардан – агулану, ә розеткага берәр нәрсә тыксаң, ток сугу куркынычы янавын аңлатыгыз.

– Үзләрен дуслар, туганнар дип таныткан очракта да, билгесез кешеләргә ишек ачуны тыегыз. Ишеккә яисә домофонга шундый шалтыратуларга «Әти йоклый, уятырга кушмады» яисә «Минем ачкычым юк» дигән җавап булырга тиеш.

– Ачык тәрәзәләр, лоджияләр һәм балконнар бәләкәй балалар өчен зур хәвеф белән яный. Бер мизгелгә генә игътибарсыз калдырсаң да, бала инде тәрәзә төбенә менеп, черкигә каршы куелган сеткага терәлергә мөмкин. Мондый сетканы ничек кенә ныгытма, ул баланы егылып төшүдән сакламаячак. Аны саклауның бердәнбер ысулы – тәрәзәләрне вертикаль җилләтү торышында калдыру.

– Электр уты һәм көнкүреш приборлары – алыштыргысыз ярдәмчеләр, ләкин дөрес кулланмаганда үлемечле хәвеф белән яныйлар. Әгәр дә розеткага тоташтырылганнар икән, аларны карап кына торырга кирәк. Кагыйдәләр гади генә, түбәндәгеләрне эшләү катгый тыела:

– электр приборларына юеш кул белән тотынырга (люстра белән лампочкага да!);

– бер розеткага берничә электр приборын тоташтырырга;

– ватык электр приборларын кулланырга;

– электр чыбыгын башта челтәргә, аннары приборга тоташтырырга.


...янгын вакытында

– Йорттан чыгып киткәндә, балалардан шырпыларны һәм зажигалкаларны яшерегез. Ацетон, бензин, спирт һәм башка тиз янып китүчән сыекчаларны, шулай ук бенгаль утларын, хлопушкаларны һәм шәмнәрне бала кулы җитмәслек урында саклагыз. Ут белән уйнауның гомер өчен куркыныч булуын даими рәвештә исләренә төшереп торыгыз.

– Янгын башланса, тиз арада фатирдан чыгарга һәм телефоннан янгын сүндерүчеләрне чакыра алган күршеләрнең ишеген шакырга кирәк. Әгәр дә төтен коридордан керә икән, ишекне ачарга ярамый, өлкәннәргә шалтырату яисә, балконга чыгып, үтеп баручыларны ярдәмгә чакыру зарур.

– Ярдәм кирәк булса, курыкмаска, оялмаска, ә кесә телефоныннан 112 номеры буенча шалтыратырга кирәк (исәптә акча булмаса һәм телефонга сим-карта куелмаса да, шалтыратырга мөмкин).

– Тиз ярдәм хезмәтенә шалтыраткач, исем-фамилияңне, кайда нәрсә булганын, кемгә нинди ярдәм таләп ителүен әйтү мотлак. Мәсәлән: «Минем исемем Вася Иванов, мин Кузнечиклар урамындагы

1 санлы йортта яшим, каршыдагы өйнең бишенче катында фатир яна». Шул очракта диспетчер, беренчедән, гадәттән тыш хәл урынына нинди машина җибәрергә кирәклеген, икенчедән, моның мәгънәсез шаярту булмаганлыгын аңлаячак.

– Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары буенча, шалтыратуларның

80 проценты – ялган. Бу шалтырату начар уйдан яисә эшсезлектән да булмаска

мөмкин. Кайчак балалар, хәер, өлкәннәр дә, су парын яки ут белән эш иткәндә чыккан төтенне янгын дип кабул итә. Балаларга «ашыгыч ярдәм», «янгын сүндерүчеләр»не яисә башка хезмәтләрне

шаяртып чакыру көлке эш түгел, ә кызганыч һәм ата-аналарның акча букчасы өчен зыянлы да икәнен аңлатырга кирәк. Закон буенча, моның өчен 1500 сумга кадәр, әгәр дә мәктәпкә шартлаткыч куелуы турында «шаяртырга» теләсәләр, берничә йөз мең сум штраф каралган һәм хәтта төрмәгә утырта алалар. Ә табиблар, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар «шаярту»га чыккан вакытта кемгәдер чыннан да ярдәм кирәк булуы мөмкин.


...урамда

Балаларга бервакытта да һәм ни генә булса да түбәндәгеләрне эшләргә ярамаганлыгын аңлатыгыз:

– Өлкән кешеләрсез урманга, тимер юлы, елгага, күлгә яисә буа янына барырга һәм бигрәк тә анда сулыкларда су керергә һәм чумарга. Җәен Башкортстанда ел саен уннарча бала батып үлә, алар барысы да яхшы йөзүләренә инанган булган!

– Билгесез кешеләр белән сөйләшергә һәм аларның машинасына утырырга. Алар кәнфит белән сыйларга, эт-песи карарга, аларны эзләргә, «кинога төшәргә» яки компьютерда уйнарга күпме генә үгетләсәләр дә. Балагызны ныклы «юк» дип әйтергә өйрәтегез – беркемгә дә ярдәм итәргә кирәкми. Бу аларның гомерен коткарырга мөмкин. Пароль уйлап табарга була – әти-әнисе, чыннан да, кемнәндер нәрсәнедер тапшыруын үтенсә, бу кеше шушы парольне әйтергә тиеш булачак. Бала белән бу хәл буенча берничә тапкыр репетиция үткәрегез.

– Урам хайваннарын сыйпарга һәм үртәргә. Әйе, песи балалары һәм көчекләр бик матур һәм аларны кайчак кызганасың да. Ләкин урам этләре һәм песиләре котыру чире йоктыра ала, ә тыштан караганда бу берничек тә беленми. Котырган җанвар тешләсә, бик күп уколлар ясарга туры киләчәк.

– 17 яшькә кадәр балаларга һәм үсмерләргә төнге 12дән иртәнге 6га кадәр (кышын 22.00дән) ата-аналарсыз урамда йөрү тыела. Моның өчен ата-аналарга 3000 сум штраф яный.

– Балагызның кайда һәм кем белән икәнен белеп торыр өчен аңа смарт-сәгать сатып алыгыз. Ул кыйммәт түгел – иң гади модельләр 1500 сум тирәсе тора. Аның каравы сез һәрвакыт балагызның кайдалыгын белеп торачаксыз, ә кайбер модельләр яшерен генә фото эшләү, ниләр булганын белеп тору һәм тавышларны ишетү мөмкинлеге бирә.

...юлда

– 14 яшькә кадәр автомобиль юлында велосипедта, ә 16 яшькә кадәр скутерда яисә мопедта йөрергә ярамый.

– Китаптан яки интернеттан юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм нинди билге нәрсә аңлатканын карагыз. Юлларда алынган имгәнүләр иң куркынычы, шуңа күрә һәр кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш. Юлны яшел утка гына үтеп чыгарга, аны чыкканда башта сулга, аннары уңга карарга, машина артында тормаска, автобусның артыннан, трамвайны алдыннан урап үтәргә кирәк. Бу кагыйдәләрне бала ике икең дүрт булганын белгән кебек белергә тиеш.

– Караңгы вакытта баланың юлда ерактан күренеп торуын хәстәрләгез. Моның өчен киемгә яктылыкны чагылдыра торган махсус элементлар беркетегез. Алар хуҗалык кибетләрендә һәм супермаркетларда сатыла һәм бик арзан тора.


Янгыннарның гомум санының 20 проценттан артыгына балаларның ут белән шаяруы сәбәпче


2018 елда һәлак булучылар саны:

Янгыннарда – 7 бала

Сулыкларда – 6 бала

Аварияләрдә – 21 бала


Гадәттән тыш хәлләр булганда кайда шалтыратырга

Янгын сүндерү часте – 01

Полиция – 02

Ашыгыч ярдәм – 03

Авария һәм тиз ярдәм хезмәтләренең бердәм телефоны – 112 (кесә телефоныннан)

Балаларның ышаныч телефонының бердәм гомумрәсәй номеры – 8-800-2000-122

Башкортстан буенча балаларның ышаныч телефоннары – 8 (347) 246-12-12, 8 (347) 273-09-00

Республикада Бала хокуклары буенча вәкил – 8 (347) 280-85-25
Читайте нас: