Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 Май 2019, 17:54

Камералар юлларда тәртип булдырырга ярдәм итәр

Машинада җилдерергә яратучылар җәзасыз калмаячак. Республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фото һәм видео ярдәмендә теркәү өчен өстәмә чаралар урнаштырыла.

Федераль магистральләрдә 57, республика юлларында 232 яңа электрон «күзәтүче» барлыкка киләчәк. Алар җәяүлеләрнең һәм шоферларның иминлеген сакларга, тизлек режимын бозучыларны тәрбияләргә тиеш. Камералар Президент Владимир Путинның май указына ярашлы «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» дәүләт проектын гамәлгә ашыру барышында кулланышка кертеләчәк.

Сер түгел, тизлекне арттыру юл һәлакәтенә китергән төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Агымдагы елның дүрт аенда гына да Башкортстан юлларында 111 кеше һәлак булган. Юл-транспорт фаҗигаләре фото һәм видеотеркәү чаралары урнаштырылмаган урыннарда ешрак була.

– Әлеге вакытта республика юлларында кагыйдә бозуларны фотога һәм видеога төшерүче 162 комплекс бар. Бу участокларда аварияләр юк, – дип сөйләде «Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясе журналистларына республиканың Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Динар Гыйльметдинов. – Машиналар ватылу сәбәпле юл-транспорт вакыйгалары була, тик авыр фаҗига белән тәмамланганнары юк.

Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров БР Дәүләт җыелышы – Корылтай утырышында юлларда иминлек тәэмин итү өлкәсендә нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде.

– Аварияләр булган участокларны ачыклыйбыз, алар буенча тиешле чаралар күрәбез. Тулаем алганда, быел «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты буенча чараларны тулы күләмдә үтәү мөһим, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Аның сүзләренә караганда, 2020 ел ахырына республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотога һәм видеога төшерүче 800дән артык яңа комплекс барлыкка киләчәк.

Заманча камералар торган саен «акыллырак» була бара, аларны алдап булмый. Мәсәлән, юлларда куелган комплекслар кагыйдәләрне бозуның 35 төрен аера ала һәм белгечләр аларны тагын да камилләштерүне дәвам итә. Камералар зур тизлектә җилдерүчеләрне генә түгел, шулай ук юл чатыннан үтү кагыйдәләре турында «онытучыларны», якыннан яктыртучы утны кабызмаганнарны яисә стоп-линиягә чыгучыларны да «эләктерә». Шул рәвешле юлда кагыйдә бозуларның башкаларга комачаулык тудыруы, борчылырга мәҗбүр итүе белән килешәсездер. Электрон «күзәтүчеләр» арымый, эштән бүленми, ялга китми һәм тәүлегенә 24 сәгать эшли ала.

Машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы фотография белән почта аша «Бәхет хаты» алгач, киләсе юлы, бәлки, юлда йөргәндә кагыйдәләрне үтәргә тырышыр. Беркемнең дә артык штраф түлисе килмидер.
Читайте нас: