Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 Май 2019, 16:49

Укучылар түземсезлек белән көтеп алачак шимбәләр

Дәресләргә алмашка киләчәк тематик шимбәләр нинди булачак?

Бу турыда «Балачак-2019 векторы» конгрессы барышында ата-аналар, укытучылар, төрле өлкәләрдә эшләүче белгечләр фикер алышты. Форум 15–16 майда Уфада үтте. Анда Рәсәй Федерациясе Президенты карамагындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова һәм Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

Атнаның алтынчы көнен «Туризм шимбәсе», «Экология шимбәсе», «Сәламәтлек шимбәсе», «Этно-мәдәният шимбәсе», «Мәдәният шимбәсе», «Патриотизм шимбәсе» кебек темаларга багышлау планлаштырыла. Өлкәннәр «Этно-мәдәният шимбә»сендә, мәсәлән, Урал-батырны өйрәнергә тәкъдим итә. Яшь буынны кызыксындыру өчен аларны квест формасында үткәрергә мөмкин.

Шулай ук «Гаилә кыйммәтләре» фестивале һәм төрле музейларга экскурсияләр оештыру идеясе дә яңгырады. «Сәламәтлек шимбәсе»ндә стресска каршы торучанлык һәм психология кебек гадәти булмаган дәресләр үткәрергә мөмкин (килешәсездер, хәзерге заман укучылары тормышында мәшәкатьләр күп: алар контроль эш нәтиҗәләрен һәм БДИ имтиханнарын көтеп борчыла). Шулай ук укучылар арасында сәламәт туклану рәвешен пропагандалау турындагы фикер дә кызыклы. Әмма шул ук вакытта моңа заманча караш булырга тиеш. Мәсәлән, кока-кола ярдәмендә табаны чистартып күрсәтү. Балалар, һичшиксез, үзләре яраткан эчемлекне эчкәч ашказаны нишли, дип уйланачак. Балаларны шулай ук тешләре сәламәт булганда да стоматологка барып күренергә өйрәтү мөһим. «Патриотизм шимбәсе» турында барысы да аңлашыладыр. Бу көнне укучылар сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре белән очраша, «Үлемсез полк» йөрешенә әзерләнә ала. «Экология шимбәсе» балаларны чүп-чарны теләсә кая ташламаска, икенчел чималдан төрле әйберләр эшләргә өйрәтәчәк, балалар шулай ук лабораторияләрдә ачыш ясый һәм олимпиадаларга әзерләнә ала.

Радий Хәбиров форумда катнашучыларга аның тематик шимбәләр үткәрү идеясен хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, шул рәвешле эш алып бару балаларны берләштерәчәк, алар өчен фәһемле булачак.

– Бездә ата-аналар берләшмәсе бик көчле. Республикада актив кешеләр оешмасы бар. Без аларның тәкъдимнәренә, киңәшләренә киләчәктә дә игътибар итәчәкбез. Без сезнең – партнерларыгыз дип исәпләгез, – диде Радий Хәбиров.

– Шимбәләрне үткәрү тәкъдимнәрен тыңлаганнан соң, бу кадәр активлык булганда тиздән кайбер җомгаларны да шимбә, дип игълан итәр вакыт җитәр, мөгаен, – диде Анна Кузнецова. – Бик күп кызыклы тәкъдимнәр яңгырады: ачыклануынча, бездә балаларның һәм ата-аналарның бергә вакыт үткәрү зарурлыгы туды. Бу өлкәдә бик күп кызыклы тәкъдимнәр булуы бик шәп.
Читайте нас: