Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 Май 2019, 14:03

БДИ турында ниләр белергә кирәк?

Башкортстанда мәктәпне тәмамлаучыларга ярдәмгә

27 майдан мәктәпне тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары өчен кайнар чор башлана – Бердәм дәүләт имтиханы тапшырыр вакыт җитә. Аны быел республикада 19 меңнән артык кеше тапшырачак.

Махсус алар өчен файдалы инструкция әзерләдек – нәрсә көтәргә, нәрсәгә хокукыгыз бар, һәм имтиханны тапшыра алмасагыз, нишләргә? Хәер, барысы да яхшы булачагына иманыбыз камил.
Имтиханнар ничек үтәчәк?

Билгеләнгән көнне сез 9.00 сәгатьтә имтихан тапшыру урынына киләсез. Бу сезнең туган мәктәбегез булмаячак – кагыйдәләргә ярашлы, имтиханны укыган урын буенча үткәрмиләр. Бинага кергән урында ике тапкыр сезнең паспортыгызны тикшерәчәкләр.

Кемнең кайда утыруын компьютер билгели. Күчеп утырырга ярамый. Һәр кешегә имтихан материаллары салынган шәхси документлар пакеты тапшырылачак. Укытучы инструктаж үткәрәчәк һәм бланкны ничек дөрес тутырырга өйрәтәчәк.

Имтихан 10.00 сәгатьтә башланачак, нинди фән буенча тапшыруыгызга бәйле, дүрт сәгать тирәсе вакыт бирелә.

Аттестат алу өчен БДИны мәҗбүри предметлар – урыс теле һәм база математикасы буенча уңышлы тапшыру зарур.

Бланкларны эшкәртү имтихан тапшырганнан соң 7–14 көн вакытны ала. Нәтиҗәне БДИ нәтиҗәләренең бердәм базасында check.ege.edu.ru/ ссылкасы буенча белергә мөмкин.


Укучы нәрсәгә хокуклы?

– Сезне имтиханга соңга калган очракта да кертергә тиешләр. Ләкин биремнәрне эшләү өчен вакыт өстәлмәячәк.

– Бозык бланклар эләккән очракта оештыручылар аны алыштырырга бурычлы.

– Имтихан вакытында сез бәдрәфкә яисә медпунктка чыга, өстәмә җаваплар бланклары һәм караламалар сорарга хокуклы.

– Биремнәрне вакытыннан алда эшләп бетергән очракта имтихан эшен алдарак тапшырып аудиториядән чыгып китә аласыз.

– Үзегезне начар хис итәсез икән, имтихан эшен вакытыннан алда тапшырып, резерв көнендә аны яңадан тапшыра аласыз (табиб белешмәсе таләп ителәчәк).

– Аудиториягә үзең белән паспорт, кара гельле ручка, су, шоколад, дарулар алып керергә мөмкин. Шулай ук, линейка, транспортир, программалаштырылмый торган калькулятор алырга рөхсәт ителә. Ә менә кесә телефонын алып керү тыелган, моның өчен имтиханнан куып чыгарырга мөмкиннәр (андый очракта ел дәвамында имтиханны яңадан тапшыру хокукы да бирелми).


Имтиханны тапшыра алмасаң, нишләргә?

Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары! Моның өчен, барыннан да элек, сез борчыласыз кебек. Үзегезне дә, балаларыгызны да хафага салмагыз. БДИ – бала тормышында мөһим һәм җаваплы чара булса да, ул барысын да хәл итми әле. Имтиханнарны тапшыра алмау – хөкем карары да, гомер бетүе дә, киләчәккә өмет-максатларның өзелүе дә түгел (хәер, сез моның белән килешмәскә мөмкинсез).

Беренчедән, имтихан алай ук куркыныч сынау түгел. Былтыргы статистика мәгълүматлары буенча, урыс теле буенча тестны укучыларның – 0,4, ә база математикасыннан 3,1 проценты гына эшли алмаган.

Икенчедән, бу проблеманы хәл итүнең берничә юлы бар. Дөресрәге – биш.

1) Әгәр дә сез үзегезнең хаклы булуыгызда, ләкин дөрес исәпләмәүләренә инангансыз икән – апелляциягә бирергә мөмкин.

2) Әгәр дә сез математика һәм урыс теленнән имтиханнарны тапшыра алмагансыз икән, аны имтиханнан соң резерв көннәрендә яисә көзен – 3–20 сентябрьдә тапшырырга мөмкин.

3) Ни өчен мотлак рәвештә иң яхшы Мәскәү вузларын сайларга? Башкортстанда студентлар саны җитмәгән байтак институтлар бар һәм анда түбәнрәк баллар белән дә кабул итәчәкләр. Интернеттан барысы да файдалана белә – шундый институтны табыгыз, аның хакимияте белән бәйләнешкә керегез, бөтен нечкәлекләрен ачыклагыз.

4) Түләүле урыннарга, читтән торып яисә кичке бүлекләргә укырга керергә, ә көзен, БДИны яңадан тапшырып, «бюджет» урыннарына күчәргә мөмкин.

5) Хәзер эшкә кабул иткәндә югары белем хәлиткеч роль уйнамый. Эре корпорацияләр дипломны сирәк таләп итә – иң мөһиме яхшы белгеч булсын. Эш шунда, 9 сыйныф өчен аттестат таләп иткән колледжлар һәм техникумнар күп, ә БДИ нәтиҗәләре хәлиткеч булмаячак. Шул рәвешле сезнең югары белем таләп итмәгән кызыклы һөнәрегез булачак. Укып бетерергә һәм арытаба белем алырга, яисә 4 пунктта язылганча, бер ел укып, БДИны тапшырырга һәм университетка керергә мөмкин. Әйткәндәй, техникумда яисә колледжда укуларын тәмамлаганчы егетләрнең армиягә баруы кичектереп торыла.


ИГЪТИБАР!

БДИны ничек алдарак тапшырып карарга?

Онлайн һәм түләүсез рәвештә көчеңне алдарак сынап карарга мөмкин. Мәсәлән, Яндекс Репетитор сервисында, ул yandex.ru/tutor/ адресы буенча урнашкан. Авторлары белдерүенчә, барлык биремнәр дә имтихан сорауларына охшаш. Аларны экспертлар төзи, шул исәптән «СтатГрад» авторлары. Һәр предмет буенча өйрәнү вариантлары һәм тикшерү җаваплары бар. БДИ биремнәре каталогы атна саен яңартыла.


ӘЙТКӘНДӘЙ

Сораулар калдымы? Бердәм дәүләт имтиханы мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» телефоннары түбәндәгечә: 8 (347) 218-03-81, 218-03-28.
Ял көннәреннән тыш, көн саен 9дан 18 сәгатькә кадәр эшли.
Төшке ял вакыты – 13тән 14 сәгатькә кадәр.
«Рособрнадзор»ның «кайнар элемтә» телефоны – 7 (495) 984-89-19.
Имтихандагы теләсә нинди закон бозу очрагы турында 7 (495) 104-68-38 ышаныч телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Читайте нас: