Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 февраль 2019, 16:49

Бишкөнлек укытуга күчү тәкъдим ителде

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров мәктәпләргә бишкөнлек укытуга күчәргә тәкъдим итте.

Бу турыда ул 1 февральдә Уфада Конгресс-холлда үткән «Мәгарифтә күтәрелеш» беренче мәктәп форумында белдерде.

Тамашачылар әлеге башлангычны алкышлап каршы алды.

– Әлеге вакытта безнең газиз балалар, укучылар нинди хәлдә? Алар без атнасына алты көн белем бирергә тырышкан арыган, йончыган балалар. Шул ук вакытта без балаларыбызның мәктәпне тәмамлаганда сау-сәламәт, бәхетле, күркәм әхлаклы кешеләр булуын телибез, – диде Радий Хәбиров.

Бишкөнлек укытуга күчкән вакытта файда белән үткәрергә мөмкин булган 32 шимбә буш булачак. Радий Фәрит улы сүзләренә караганда, ай саен берәр шимбәдә нинди дә булса чара үткәрергә була.

– Шул ук вакытта, бишкөнлек эшкә күчкәндә укытучыларның хезмәт хакы сакланачак. Бу турыда Мәгариф министрлыгы белән хәл ителде, – дип аңлатты бу мөһим мәсьәлә турында Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе шулай ук республика укучыларына өстенлекләр бирүче «Мәгарифтә күтәрелеш» белем бирү программасын кертергә тәкъдим итте. Мәсәлән, мәктәп аттестаты белән бергә машина йөретү таныклыгын алу.

– Республика күп балалы яки ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче, бигрәк тә бишлегә генә укыган балаларны укыткан өчен өлешчә түләү, яисә түләүдән бөтенләй азат итү рәвешендә ташламалар тәкъдим итәргә әзер, – диде Радий Хәбиров.

Өстенлекләр исәбендә шулай ук шахмат уйнарга, инглизчә сөйләшергә (сер түгел, хәзер мәктәпләрдә күбрәк грамматика һәм орфография өйрәтүгә игътибар бирелә), вальс биергә һәм башка һөнәрләргә өйрәнү булырга ихтимал. Хәбиров агымдагы елда бюджетка 60 миллион сум акча салып «Авыл укытучысы» программасын расларга тәкъдим итте. Бу 600әр мең сумлык 100 грант бүләргә мөмкинлек бирәчәк.

– Әлеге чара безгә төзелеш өчен җир участогы бүлеп бирү турындагы тәкъдим белән бергә (бу мәсьәләне район башлыклары белән сөйләшербез) укытучыларны авыл мәктәпләрендә эшләргә җәлеп итәргә, аларга анда калып эшләргә булышлык итәр дип уйлыйм, – дип ассызыклады ул.
Читайте нас: