Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 гыйнвар 2019, 20:20

Урамнарыбыз якты булыр

Республикада «кара таплардан» актив арыналар: шәһәрләрдә һәм районнарда урамнарны яктырту мәсьәләсе хәл ителә.

БР торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкаручы Михаил Кирәев декабрь ахырында Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә әлеге эшнең ничек баруы турында сөйләде.

Ул соңгы вакытта 8,5 мең яктырткыч җайланманың (гомуми күләмнән 3 процент) төзәтелүен хәбәр итте. Мәктәпләрнең тирә-юнен 500 метр радиуста яктырту – аерым мәсьәлә: әлеге вакытта мәгариф учреждениеләренең 87 процентында бу таләп үтәлгән. Уфада урамнарны яктырту графигын үзгәртергә карар ителгән. Хәзер республика башкаласында фонарьлар төнге бердә генә сүндереләчәк һәм иртәнге биштә кабызылачак. Элек эш графигы 23.30дан 6.30га кадәр иде.

Яңа елда «Якты шәһәр» программасы буенча 23 мең яктырткыч кую планлаштырыла, яктыртылган урамнар 73 процентка артачак. Эшләр башланганчы шәһәр һәм районнарда урамнар яктыртылуның уртача дәрәҗәсе 67,8 процент тәшкил иткән. Урамнарның кимендә 20–30 проценты гына яктыртылган кайбер торак пунктларда яшәүчеләр бу турыда хыяллана гына ала иде. Урамда фонарьлар янмаганда саф һава сулыйм дип җәяү йөрмәвең хәерлерәк...

Ә республика халкы уңай үзгәрешләрне игътибарга алганмы соң? Яки яктылык элеккечә җитмиме? Радий Хәбиров бу турыда социаль челтәрдә сорау биргән. «Хәтерегездә булса, мин Торак-коммуналь хезмәтләр министрлыгына һәм хакимият башлыкларына урамнарны яктырту белән шөгыльләнергә куштым. Ә бу уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә җинаятьчелек дәрәҗәсенә йогынты ясаучы җитди фактор да. Бүген проблеманың хәл ителә башлавы турында доклад алдым. Бер ай эчендә 46 торак пунктта якынча 9000 яңа фонарь яндырылды. Сез моңа игътибар иткәнсездер, дип уйлыйм. Бу миндә кызыксыну уята – чыннан да шулаймы?».

Җаваплар көттермәде. Республикада яшәүчеләрнең кайберсе «якты үзгәрешләргә» куаныч белдерсә, башкалар үзләренең торак пунктларында барлык юлларның да яктыртылмавына зарланды. Уфада яшәүчеләр дә шәһәр читләрендә һәм хәтта үзәктә караңгы урамнар калуга ризасызлык белдереп яздылар. «Кызганычка каршы, Благовещен районы да нәтиҗәләр белән куандырмый. Урамнарны яктырту планнары бар, аларның проектына заказ бирү мөһим, ә моның өчен тагын вакыт кирәк. Авылларда яктырткычлар кую очраклары бик сирәк. Кешеләр, сез күрсәтмә биргәннән соң ярдәм сорап хакимияткә мөрәҗәгать иттек, шуннан бирле бер үзгәреш тә юк, дип язалар», – дип хәбәр иткән республикада яшәүче берәү.

«Ульянов урамында утлар яна башлады!», – дип язылган икенче бер комментарийда.

«Республика башлыгы вазифасын башкаручы килү белән безнең урамда фонарьлар кабынды. Әлегә кадәр караңгы иде», – дип билгеләгәннәр «Фейсбукта».
Читайте нас: