Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 декабрь 2018, 12:43

Яңа ел бүләкләрен мохтаҗларга бирик

Радий Хәбиров бүләкләр һәм открыткалар бирешү йоласын туктатуны сорады.

Радий Хәбиров шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларына, министрларга һәм башка җитәкчеләргә яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бер-берсе белән беркемгә кирәкмәгән бүләкләр һәм открыткалар бирешү йоласын туктатуны сорады.

– Кайбер кабул итү бүлмәләрендә ярты метр өелгән картоннар, түшәмгә кадәр җиткән кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре һәм кыйммәтле әйберләр салынган тау-тау пакетларны күрү миндә еш кына кире тәэссорат калдыра. Ялгыз, өлкән, мохтаҗ кешеләргә игътибар күрсәтсәк иде. Миңа яисә башка начальникларга бүләк итәргә җыенган әйберләрне аларга бирсәгез яхшырак булыр. Бу гадел дә һәм, әйткәндәй, законлы да. Ә котлауларны мессенджер аша җибәрегез.., – дип язган Башкортстан җитәкчесе социаль челтәрендәге битендә.

Моңа кадәр Башкортстанның Финанслар министрлыгы да яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бүләкләр бирү һәм алуны тыю турында искә алган иде.

– «Рәсәй Федерациясенең дәүләттә гражданнар хезмәте турында»гы Федераль законның 17нче маддәсенә ярашлы, дәүләт хезмәткәренә, вазифаи бурычларын үтәү сәбәпле, гражданнардан һәм фирмалардан бүләк һәм акча гына түгел, ә ссуда, башка хезмәтләр, күңел ачу, ял итү, транспорт чыгымнарына түләү һәм башка төрле бүләкләр алу тыела, – дип хәбәр иттеләр «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына финанс ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Башкортстан Югары суды дәүләт хезмәткәрләренә бүләк бирүнең, ә түрәләргә хезмәт вазифаларын үтәгән өчен бүләк алуның закон тарафыннан тыелуы турында республика халкының исенә төшерде. Рәсәйдә түрәләргә бүләк бирү һәм алу тыела. Бүләк алган өчен вазифаи затларга ышанычны югалту җәһәтеннән эштән азат итүгә кадәр җаваплылык каралган. Ә бүләк ришвәт буларак бәяләнгән очракта җинаять җаваплылыгы күздә тотыла. Бу исәпкә гражданнар һәм фирмалардан бирелгән бүләк, шул исәптән ссудалар, күрсәтелгән хезмәтләр, күңел ачу, ял итү, транспорт чыгымнары өчен түләүне кертергә була.

Чаралар үткәргәндә, эш буенча командировкаларда һәм башка рәсми чараларда алынган бүләкләр искәрмә булып тора. Бәяләре өч мең сумнан кыйммәтрәк булган шундый бүләкләр муниципаль милек булып тора һәм акт буенча муниципалитетка тапшырылырга тиеш. Башкортстан Дәүләт җыелышында аңлатуларынча, бәяләре арзанрак булган бүләкләрне түрәләр түләп алала.
Читайте нас: