Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
17 ноябрь 2023, 11:35

Район яңалыкларыннан хәбәрдар булыгыз!

«Родник плюс» һәм «Чишмә» гәзитләре редакциясендә 13 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр «Ачык ишекләр көне» уза.

Район яңалыкларыннан хәбәрдар булыгыз!
Район яңалыкларыннан хәбәрдар булыгыз!

«Родник плюс» һәм «Чишмә» гәзитләре редакциясендә 13 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр «Ачык ишекләр көне» уза.

Бу көннәрдә 2024 елның беренче ярты еллыгына район басмаларына язылучы һәркем редакциядән истәлекле бүләкләр алды.

Поселокта яшәүче укучыбыз Тәгъзимә Мөхәммәтшина ел саен гәзиткә язылмыйча калмый.

Гәзитне күптәннән алам. Вакыт үтү белән исемнәре үзгәрде, ләкин журналистларның һөнәрилеге бүгенге көнгә кадәр үзгәрешсез кала. Гадәт буенча соңгы биттән укый башлыйм. Гади эшчеләр турында язулары ошый, таныш йөзләрне күреп куанам, танышларым арасында лаеклы кешеләр күп булуы белән горурланам, ди Тәгъзимә Мәҗит кызы.

Ә Хәйретдиновлар гаиләсе гәзитне ерак 1972 елда өйләнешкәннән бирле ала.

Элек һәр йортта, шул исәптән минем әти-әниемнәр дә район гәзитенә язылалар иде. Мин тәү чиратта беренче биткә игътибар итәм. Вакыт булмаса, тиз генә күз салып чыгам да, аннары, өйдәге барлык мәшәкатьләрдән соң, рәхәтләнеп утырып укыйм. Гәзиттә тулысынча район яңалыклары гына булуы күңелгә ятышлы, чөнки калганнарын интернеттан да табып була, дип билгеләп үтте Залия Әхмәтзыя кызы.

2024 елның I ярты еллыгына һәм 2024 ел дәвамында вакытлы матбугат басмаларына, шул исәптән «Родник плюс»-«Чишмә» гәзитләренә язылу кампаниясе дәвам итә.

Гәзиткә өч төрле юл белән язылырга мөмкин. Беренчесе, элеккечә, почта бүлекчәсенә барып.

Икенче ысул – альтернатив, ягъни нәшрият бәясе буенча редакциядә яки 8 (34797) 2-33-63 телефоны буенча курьерны өйгә чакыртып (бу район үзәгендә, Ярми һәм Чишмә авылларында яшәүчеләр өчен уңайлы) язылырга мөмкин.

Өченче вариант – электрон язылу. https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ сайтында кереп языласыз һәм гәзитнең ПДФ версиясен электрон почта тартмасына аласыз.

Район яңалыкларыннан хәбәрдар булыгыз!
Район яңалыкларыннан хәбәрдар булыгыз!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: