Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
15 сентябрь 2023, 15:24

Гомер буе гәзит белән

Сафар авылында яшәүче Рәзинә Әсәдуллина район гәзитенә даими языла һәм актив укучыларның берсе булып тора.

Гомер буе гәзит белән
Гомер буе гәзит белән

Сентябрь башында киләсе елда алу өчен гәзит-журналларга язылу башланды.

Безнең район халкы да яратып укыган гәзитләренә язылырга һәм вакыйгалардан  хәбәрдар булырга теләп, әлеге кампаниягә актив кушыла.

Сафар авылында яшәүче Рәзинә Әсәдуллина район гәзитенә даими языла һәм актив укучыларның берсе булып тора.

– Гәзиткә күптәннән язылам, илле еллап бардыр. Почтальон аны өебезгә китереп бирә, – ди Рәзинә Әлтәф кызы. – Шимбә – ул гәзитләр укый торган көн, почтальон гәзитне китереп бирүгә, лупаны кулга алып, башыннан ахырына кадәр укып чыгам. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре турындагы мәкаләләрне кызыксынып укыйм, чөнки гомер буена колхозда эшләдем. Аннары балаларым эшләгән предприятиеләргә кагылган язмаларны да укырга яратам.Өч улым Чишмә элеваторында, берсе юл ремонтлау-төзү идарәлегендә эшли. Беренче чиратта фотографияләрне карап чыгам, соңгы елларда безнең район нык үзгәрде, матурланды һәм ямьләнде, – ди ул.

Рәзинә апа беркайчан да эшсез тормый, без килгәндә дә токмач кисә иде. Ул икмәкне дә үзе сала, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Йорт алдында күз явын алып аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Ихата тутырып тавыклар, казлар асрый, эре маллары да бар. Бер улы белән авылда яши, калганнары әниләре янына кунакка кайтып йөриләр.

Даими укучыларыбыз район гәзитенә киләчәктә дә язылырлар, Рәзинә Әсәдуллина кебек, озак еллар тугры укучыларыбыз булып калырлар, дип өметләнәсе килә.

Гомер буе гәзит белән
Гомер буе гәзит белән
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: