Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
7 август 2023, 12:20

Торак йорт өчен зур салым

«Торак йорт өчен миңа нигә зур салым исәпләнә?».

Торак йорт өчен зур салым
Торак йорт өчен зур салым

«Торак йорт өчен миңа нигә зур салым исәпләнә?».

Алкин авылында яшәүче Альбина М.

Росреестрның Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Благовар һәм Чишмә районнары буенча муниципальара бүлек начальнигы Гөлнара Якупова җавап бирә:

– Күчемсез милек объектларына салым салу максатларында кадастр бәясе кулланыла. Мәсәлән, 2014 елда Алкин шифаханәсе авылында төзелгән 100 квадрат метр мәйданлы торак йортның кадастр бәясе ике миллион ярым сумнан артык булса,  Шөнгәккүлдә шундый ук торак йортның кадастр бәясе бер миллион сумнан бераз гына артыграк тәшкил итә.

Шуңа күрә салым түләүдә дә аерма була. Капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясе дәүләт кадастр бәясен билгеләү юлы белән ачыклана.

Нәкъ менә шуңа күрә халык, муниципалитетлар һәм бизнес вәкилләре игътибар итсен иде, быел республикада федераль законны гамәлгә ашыру барышында капиталь төзелеш объектлары: биналар, корылмалар, корылып бетмәгән төзелеш объектлары, машина кую урыннарының  дәүләт кадастр бәясен билгеләү буенча эшләр алып барыла.

Барлыгы ике миллион җиде йөз меңнән артык капиталь төзелеш объектының бәясе билгеләнгән.

Хисап проекты танышу өчен 2023 елның 9 августына кадәр Росреестр сайтында (https://rosreestr.gov.ru), Дәүләт кадастр бәяләмәсе мәгълүматлары фондында урнаштырылган (Деятельность/Кадастровая оценка/Фонд данных государственной кадастровой оценки/Получение сведений из Фонда данных государственной кадастровой оценки/Проекты отчетов об определении кадастровой стоимости).

Игътибар итегез, Хисап проекты буенча кадастр бәя билгеләүгә бәйле искәрмәләр, моның белән кызыксынган затлар тарафыннан дәүләт кадастр бәясе мәгълүматлары фондында урнаштыру срогы дәвамында бирелә.

Искәрмәләр 450097, Уфа шәһәре, Бессонов урамы, 26а адресы буенча бирелә, эш режимы белән рәсми сайтта танышырга мөмкин: btirb.ru.

Росреестр сайтында Дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондында күчемсез милек объектын кадастр номеры буенча эзләргә мөмкин, бу Хисап проектында аның яңа кадастр бәясе белән танышу процессын шактый тизләтә ала.

Торак йорт өчен зур салым
Торак йорт өчен зур салым
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: