Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
30 июнь 2023, 14:55

Җир җиләге турында...

Җир җиләге – орлыкларын эчендә саклый торган бердәнбер җиләк. 

Җир җиләге турында...
Җир җиләге турында...

Бер җиләктә якынча 200 орлык бар. Дөньядагы иң эре җиләк 250 грамм авырлыкта булган.

Халык медицинасында җиләкне баш авыртканда ашарга кушалар, чөнки аның составында аспириндагы матдәләр бар.

Баллы булуына карамастан, җиләктә шикәр лимонга караганда азрак. 

Җиләкне даими ашау тешләрне агартырга ярдәм итә. 18 гасырда ананас белән җиләктән гибрид ак җиләк ясала, ләкин әлеге сорт безнең көннәргә кадәр сакланмый. 

Җир җиләген җәй буена берничә килограмм ашасагыз, каныгыз чистарып китәр.

Җир җиләгенең яфракларыннан витаминлы чәйләр ясарга була. Мондый чәйләргә шикәр салмаска киңәш итәләр, чөнки ул андагы файдалы матдәләрне үзләштерергә комачаулык итәчәк.

Файдалы чәйне пешерү өчен бер аш кашыгы киптерелгән җир җиләге яфраклары өстенә бер стакан кайнар су коеп, 10-15 минут төнәтергә кирәк. Бу эчемлекне гади чәй урынына көн саен эчсәгез, файдасын күрерсез.

Җир җиләгенең төбендәге таҗ яфракларын чүпләмәсәгез дә була. Алар да, яфраклары кебек үк, файдалы. Җиләкне блендер аша үткәрсәгез, таҗ яфраклары сизелми дә.

Җир җиләге яфрагындагы матдәләр кешене тынычландыра, организмны ныгыта, бәвелне кудыра, яраларны төзәтә, ялкынсынуны бетерә һәм кан ясалу процессында катнаша.

Бу яфрак хатын-кызлар өчен дә бик файдалы. Ул аналыкның тонусын арттыра, кыскару сәләтен үстерә.

Җир җиләге яфрагы йөрәк ритмын акрынайта.

Медицинада җир җиләге яфрагы кандагы артык холестеринны чыгару өчен дә кулланыла.

2 аш кашыгы киптерелгән җир җиләге яфрагына 200 мл кайнар су салып төнәтеп эчсәгез, кан тамырларыгыз ныгыр. Төнәтмәне көн саен ашар алдыннан берәр аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.

Бу яфрак витаминнарга да бай. Киптерелгән яфраклар подагра, гастрит, гепатит кебек авыруларга дәва. Икенче типтагы шикәр диабетыннан интегүчеләр җиләк яфракларын эчсә, канда глюкоза күләме кими.

Җир җиләге турында...
Җир җиләге турында...
Автор:
Читайте нас: