Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
16 июнь 2023, 15:06

Сезнең алдыгызда баш иям, укытучыларым!

Мин олы яшьтәге, 45 ел балалар укыткан мөгаллимә. Миңа белем биргән укытучыларымны бик еш хөрмәт белән искә алам, алар күңелемдә якты эзләр калдырдылар…

Сезнең алдыгызда баш иям, укытучыларым!
Сезнең алдыгызда баш иям, укытучыларым!

Лилия Гәрәева, Иске Ябалаклы мәктәбенең 1966 елгы чыгарылыш укучысы

Мин олы яшьтәге, 45 ел балалар укыткан мөгаллимә. Миңа белем биргән укытучыларымны бик еш хөрмәт белән искә алам, алар күңелемдә якты эзләр калдырдылар…

Самими, якты балачагым Чукраклы авылының сигезьеллык мәктәбендә үтте. Гади авыл укытучылары безгә төпле белем биреп кенә калмадылар, ә эш сөяргә дә өйрәттеләр…

Биологиядән укыткан Якупов Рәхмәтулла Рәхимҗан улы безне, укучыларын, күп нәрсәгә өйрәтте. Мәктәп янындагы участокта төрле ысуллар белән бодай, бәрәңге һәм башка төрле культуралар үстерә, җәй буе участокта дежур тора, күзәтүләр алып бара, ә көзен алган уңышны чагыштыра идек…

Безнең кечкенә авыл мәктәбе җәй буе чәчәкләргә күмелеп утыра иде!

Рәхмәтулла Рәхимҗан улы җитәкчелегендә куяннар да үстердек, бер елны хәтта Башкортстан Республикасының Халык казанышлары күргәзмәсендә катнаштык! Аларны саткан акчага мәктәп нәфис әдәбият, уку кирәк-яраклары сатып ала иде…

Иң мөһиме, беребезнең дә әти-әнисе балаларының мәктәптә эшләвенә зарланмады!

Хезмәт белән тәрбияләү сүздә түгел, ә чынбарлыкта булды!

Чишмә районы Иске Ябалаклы урта мәктәбенең укытучылар коллективын тирән хөрмәт белән искә алам. Бу мәктәптә Фәтхетдинов Рәис Канзафар улы җитәкчелегендә үз эшенең осталары булган укытучылар эшләделәр. Ул үзе тарих фәненнән укытты. Кайвакыт дәресләр бәхәсләшүгә күчә, анда һәркем дәрес темасы буенча үз фикерен белдерә ала иде…

Ә зур тәнәфесләр – үзе бер тарих! Беренче булып коридорга баян белән безнең Рәис Канзафар улы чыга. Барыбыз да: укытучылар да, укучылар да вальс әйләнә!

Укытучы һөнәрен алгач, һәрвакыт миңа белем биргән мөгаллимнәремне искә ала, дәресләрне җитди, таләпчән һәм һәркем хөрмәт иткән рус теле һәм әдәбияты укытучыбыз Мәмдүдә Галәветдин кызы Кутлова кебек алып барырга тырыша идем. Аның дәресләрен бик ярата идем. Соңрак үзем дә укытучы-филолог булдым.

Безнең математика укытучысы Кутлов Рәис Галиәхмәт улы турында бик күп сөйләргә мөмкин: үз фәнен тирәнтен белә, катлаулы теоремаларны безгә барып җитәрлек итеп, бөтен күңелен биреп аңлата иде... Без, аның шәкертләре, мавыгып китеп математикадан мисаллар чишәргә, дәрес бетүгә дә игътибар итмичә теоремалар исбатларга, дәлилләргә тырыша идек.

Шулай итеп, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, мин дә озак уйлап тормыйча, укытучы булырга карар иттем, чөнки үземне башка һөнәр иясе, дип күз алдыма да китермәдем...Укытучы һөнәре минем тормышым һәм язмышым булды!

45 елымны мәктәпкә, яраткан укучыларыма багышладым.

Бәхетемә, матур заманнарда, укытучы һөнәренең кадере бар чакта эшләдем.

Белем генә түгел, әлеге һөнәргә юллама да биргән барлык укытучыларым алдында баш иям! Әгәр барысын да яңадан башларга, бәхетле вакытларны кире кайтарырга мөмкин булса, уйлап та тормыйча яңадан мәктәпкә, яраткан эшемә кайтыр идем…

 

Сезнең алдыгызда баш иям, укытучыларым!
Сезнең алдыгызда баш иям, укытучыларым!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: