Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
16 июнь 2023, 14:25

Күңел җылысын биреп дәвалый иде...

Безгә язалар Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан бар гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган, 40 елга якын Иске Муса участок дәваханәсенең баш табибы булып эшләгән тәҗрибәле белгеч, олы җанлы һәм алтын куллы хирург Наил Хәйретдиновны хөрмәтләп искә алыйк.

Күңел җылысын биреп дәвалый иде...
Күңел җылысын биреп дәвалый иде...

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан бар гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган, 40 елга якын Иске Муса участок дәваханәсенең баш табибы булып эшләгән тәҗрибәле белгеч, олы җанлы һәм алтын куллы хирург Наил Хәйретдиновны хөрмәтләп искә алыйк.

Наил Бәдгетдин улы Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң Сәламәтлек саклау министрлыгы юлламасы буенча Иске Муса авылы дәваханәсенә эшкә билгеләнгәннән бирле терапевт та, хирург та, участок табибы да булды, тирә-яктагы 13 авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып яшәде, шул ук вакытта дәваханәне төзекләндерү һәм җиһазландыру, медицина хезмәткәрләренең эшен җиңеләйтү буенча да зур эшләр башкарды. Һәр авыруга күңел ачкычы тапты, һәркемгә юатырлык сүзләр әйтә белде. Шуңа күрә дә игътибарлы, киң күңелле, гади, кирәк чакта таләпчән дә була белгән, бик күп авыруларга яшәү көче биргән табибның хезмәттәшләре каршында да, авырулар алдында да абруе зур булды. Ул чорда олы йөрәкле табибны тирә-як авылларда белмәгән кеше булмагандыр. Күпме авыруларның кайгы-шатлыгын бүлешкән, кирәк чакта аларга үтемле киңәшләрен биргән киң күңелле шәхес үзенең гадилеге, сабырлыгы һәм зирәк акылы белән тирә-юньдәгеләрне үзенә магнит кебек тартып торды. Кулы белән генә түгел, ә күңел җылысын биреп дәвалый, диләр иде аның турында. Менә шундый тынгысыз, әмма вакыйгаларга бай һәм халык өчен файдалы тормыш юлы үтте Наил Бәдгетдин улы.

Якташлары, чувалкиплыларның да, аның белән горурланырлыгы бар. Олы яшьтәге авылдашлары, аның ярдәме белән савыккан кешеләр тәҗрибәле табибны әле булса онытмыйлар, хөрмәтләп һәм юксынып искә алалар, сагынып сөйлиләр.

Хөрмәтле авылдашыбызның урыны җәннәттә булсын.

А. Вәлиева, Чувалкип авылы

Күңел җылысын биреп дәвалый иде...
Күңел җылысын биреп дәвалый иде...
Автор:
Читайте нас: