Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
16 июнь 2023, 11:47

Гәзиткә яздыру дәвам итә!

Редакциядә «Ачык ишекләр көне» үтте

Гәзиткә яздыру дәвам итә!
Гәзиткә яздыру дәвам итә!

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуровтан игелек эстафетасын аның урынбасарлары кабул итте, оешмалар җитәкчеләре дә кушылды.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның икенче яртысына гәзит-журналларга язылу июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә республика буенча гәзиткә яздыру акциясе игълан ителде, анда һәркем катнаша һәм районда чыгучы гәзитләрне кемгә дә булса бүләк итеп яздыра ала.

Сез махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсен яки берәр күп балалы гаиләне, күршегезне, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешене яки беренче укытучыгызны «Родник плюс» һәм аның татар телендә чыгучы дубляж варианты «Чишмә» яки башкорт телендә нәшер ителүче «Йәйгор» гәзитләренә яздыра аласыз.

Үткән атнада беренчеләрдән булып игелеклелек акциясендә катнашкан район хакимияте башлыгы Ришат Мансуровтан эстафетаны муниципаль район Советы депутаты Энҗе Әхмәдуллина кабул итте һәм биш гаиләгә – мобилизацияләнгән һәм хәрби операциягә үз теләге белән киткән кешеләрнең әти-әниләренә квитанцияләр тутырды.

Алар беренче июльдән үк гәзит ала башлаячаклар. Мәгариф бүлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова да педагогик хезмәт ветеранына квитанция яздырып бүләк итте. Иҗтимагый палата аппараты җитәкчесе Шамил Вәлиев биш кешене онлайн-режимда район басмасына яздырды, бер производство алдынгысы, хәрби хәрәкәттә катнашучыларның ике гаиләсе һәм маскировка челтәрләре үрү буенча волонтерлык хәрәкәтенең ике активисты июль аеннан район гәзитен ала башлаячак. «Ямь» җәмгыяте җитәкчелеге исә 15 хезмәткәрен яздырды.

Исегезгә төшерәбез, Рәсәй почтасы бүлекчәләрендә икенче ярты елга түбәнрәк бәягә гәзиткә язылу 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Чишмә поселогы, Типография тыкрыгы, 1 адресы буенча редакциягә килеп, 30 июньгә кадәр языла аласыз.

 

Гәзиткә яздыру дәвам итә!
Гәзиткә яздыру дәвам итә!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: