Басма матбугат, радио һәм телевидение җитәкчеләре арасындагы стратегик сессия аеруча әһәмиятле булды. Җиде команда стратегик мөһим проектлар булдыру өстендә эшләде, алар форумның йомгаклау утырышында республика җитәкчелегенә тәкъдим ителде.
«Һәр йортка – гәзит» проекты журналистлар арасында киң яңгыраш тапты. Чыннан да, соңгы елларда вакытлы матбугатка язылу кискен кимеде.
Моның сәбәбе – Рәсәй почтасына бәйле проблемалар да.
Укучыларыбызны гәзит-журналларны адресатка илтеп җиткерүче булмаганга күрә дә югалтабыз. Журналистларның үз идеяләрен һәм аларны тормышка ашыру ысулларын тәкъдим итүләре гаҗәп түгел. Эксперт-журналистлар фикеренчә, бу хәлдән чыгу юлының берсе – район һәм шәһәр басмаларын аутсорсинг килешү белән шәхси компанияләр аша тарату өчен махсус һәм үзәкләштерелгән хезмәтләр булдыру.
Мондый тәҗрибә кайбер редакцияләрдә, шул исәптән Чишмә мәгълүмат үзәгендә бар, анда гәзит курьерлар аша таратыла. Аларның 600ләп данәне адресатка илтеп бирүен билгеләп үтик, ә бу барлык тиражның яртысы диярлек. Әмма, курьерларның хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, берничә торак пунктта яшәүчеләр генә шул рәвешле гәзиткә языла ала.
Бу уңышлы тәҗрибә дәүләт ярдәме белән барлык редакцияләрдә дә кулланыла алыр иде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыннан да мөһим тема күтәрелүен билгеләп үтте. Һәм тиздән Рәсәй Почтасы җитәкчелеге катнашлыгында «Киңкүләм басма мәгълүмат чараларының киләчәге» дип аталган киңәшмә үтәчәк.
– Курьерлар «өч тиенгә» гәзит-журналлар таратырга теләми, нәтиҗәдә тиражларның кинәт кимүе күзәтелә. Бу мөһим һәм кискен, әмма хәл ителә торган мәсьәлә, – дип ассызыклады Радий Фәрит улы.