Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
9 июнь 2023, 11:35

Кымызны өйдә дә ясап була

Кымыз – эссе көндә сусынны баса торган җиңел эчемлек. Элек кымызны бия сөтеннән генә ясаганнар. Хәзер сыер сөтеннән ясау ысуллары да билгеле.

Кымызны өйдә дә ясап була
Кымызны өйдә дә ясап була

Сыер сөтеннән ясалган кымызда С витамины аз, шуңа ул биянеке кебек ачы түгел. Табиблар кымызны дәвалану максатында аз күләмдә стакан-стакан ярым гына эчәргә киңәш итәләр. 

Кымызны өйдә әзерләү өчен бия яки сыер сөте дә кирәк түгел хәтта!

Бер литр кефирга яки оеган, ачыган сөткә 1 стакан кайнаган җылымса су, ике аш кашыгы бал, булмаса шул ук күләмдә шикәр комы кушасың. Шунда ук алдан баллы суда 2 сәгать күпертелгән (2-3 г кипкән яисә 3-5 г ачы) чүпрә кушасың да, барысын бергә бутап шешәләргә тутырасың. Шешәнең борып ябыла торган капкачлысы яхшы. Эчемлек бер сәгатьләп вакыт үткәч, кайный, күперә башлый, күбекләнә. Шуннан соң шешәләрне 10-12 градуслы салкын суда 2-3 көн тотасың. Ачар алдыннан салкын урында тотарга кирәк. Шуннан соң тәмен татып карасаң да була.

Кымызны өйдә дә ясап була
Кымызны өйдә дә ясап була
Автор:
Читайте нас: