Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
9 июнь 2023, 11:56

Гәзиткә язылыгыз һәм Ачык ишекләр көненә килегез!

Ришат Мансуров район халкын, җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне һәм битараф булмаган, ярдәмчел кешеләрне гәзиткә язылу акциясенә кушылырга чакырды.

Гәзиткә язылыгыз һәм Ачык ишекләр көненә килегез!
Гәзиткә язылыгыз һәм Ачык ишекләр көненә килегез!

Район гәзите редакциясе гәзиткә язылу акциясен башлап җибәрде.

«Республика Башкортостан» Нәшрият йорты игълан иткән акциядә һәркем катнаша һәм районда чыгучы гәзитләрне кемгә дә булса бүләк итеп яздыра ала.

«Родник плюс» һәм аның татар телендә чыгучы дубляж варианты «Чишмә» һәм башкорт телендә нәшер ителүче «Йәйгор» гәзитләренә яздыру квитанциясен балалар бакчасына, мәктәпләргә, беренче укытучыгызга, күп балалы гаиләләргә яки махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенә, күршеләрегезгә яки ялгыз яшәүче өлкәннәргә бүләк итәргә мөмкин.

Игелеклелек эстафетасын беренчеләрдән булып Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров кабул итте. Ришат Әнис улы билгеләп үтүенчә, хәзерге авыр вакытларда халык ышанычлы чыганаклардан мәгълүмат алырга тиеш. Ә район гәзите нәкъ менә шундый мәгълүмат үзәге булып тора.

Ришат Мансуров район халкын, җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне һәм битараф булмаган, ярдәмчел кешеләрне гәзиткә язылу акциясенә кушылырга чакырды.

Исегезгә төшерәбез, түбәнрәк бәяләргә язылу 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Хөрмәтле укучыларыбыз! 15 июньдә редакциядә «Ачык ишекләр көне» дә узачак.

Бу көнне 2023 елның икенче яртысына «Родник плюс» яки «Чишмә» гәзитенә язылучылар истәлекле бүләкләр алачак. Акция турында тулырак мәгълүмат алу өчен 8 (34797) 2-33-63 телефоны буенча шалтыратыгыз.

 

Гәзиткә язылыгыз һәм Ачык ишекләр көненә килегез!
Гәзиткә язылыгыз һәм Ачык ишекләр көненә килегез!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: