Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
6 июнь 2023, 15:04

Яраткан шөгыль – үзе бәхет

Мин Чишмә гимназиясенең җиденче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Екатерина Шенгур чакыруы буенча «Заманча һөнәрләр дөньясы» дип аталган дәрестән тыш чарада булдым.

Яраткан шөгыль – үзе бәхет
Яраткан шөгыль – үзе бәхет

Балалар белән сөйләшә башлаганчы мин аларга рус һәм татар телендә чыккан «Родник плюс» һәм «Чишмә» гәзитләрен тараттым. «Татар телендә укый беләсезме?» дигән соравыма берничә кыз уңай җавап бирде, моңа сөенмичә булмый, әлбәттә. Балаларның әти-әнисе, дәү әти-дәү әниләре һәм туганнары безнең басманы алалар, шуңа күрә күпләр өчен гәзит яңалык түгел.

Гомумән, укучыларның күбесе фотоларны гына карап, күз йөртеп чыктылар. Аларның яшендә гәзитне барыбыз да шулай өстән генә караштырганбыздыр, мөгаен.

Мин балаларга гәзит тарихы, бу эштә элек кемнәр эшләве һәм хәзерге коллектив турында  сөйләдем. Аларны коммунистлар чорындагы басма тормышыннан кызыклы фактлар, эшнең киеренке баруы, хезмәткәрләрнең хата җибәргәннәре өчен җавапка тарттырылуы кызыксындырды. Мәсәлән, редактор Тимерҗан Алюков мәкаләләрнең берсендә И. Сталин фамилиясендә «т» хәрефе урынына ялгыш «р» хәрефе басылган өчен 1934 елның маенда вазифасыннан алына.

1953 елның сентябрендә редактор Алексей Дерипаско СССР Министрлар Советы рәисе Г. Маленков докладын бастырганда сложное сүзендә «с» хәрефен төшереп калдырган өчен шулай ук вазифасыннан азат ителә.

Гимназия укучылары өлкәннәрчә фикер йөртә, алар корреспондент эшенең авырлыгы һәм хәтта хезмәт хакы турында да сораштылар.

Каршымда  интернет һәм гаджетлар белән мавыгучы яшьләр булса да, мин аларның безнең район гәзите турындагы фикерләрен белергә булдым. Балаларга гәзитнең 80 проценты ошый дип әйтергә була, ә калган 20%ы турында без хезмәттәшләребез белән фикер алышырбыз. 

Моннан тыш, мин җиденче сыйныф укучыларына, әгәр аларга мөхәррир булырга мөмкинлек бирелсә, гәзит нинди булыр иде, дип хыялланырга тәкъдим иттем. Алар күзаллавынча гәзит өлешчә төсле, шрифтлары бераз зуррак, фотолар күбрәк һәм тексты азрак булырга тиеш. Кем белә, бәлки, бүгенге укучыларның берәрсе, мәсәлән, Алия Йосыпова, Зарина Арсланова, Чулпан Хәсәнова, Динә Гарифуллина яки Сабина Акбарова – минем белән чын-чынлап кызыксынып аралашкан кызлар киләчәктә безнең гәзиттә эшләр.

Соңыннан укытучы Екатерина Викторовна янә һөнәр сайлау темасына әйләнеп кайтты. Без белемле һәм кызыксынучан кеше булуның мөһимлеге турында сөйләштек. Мәктәпнең сәләтләр-не ачарга һәм тормышта урын табарга ярдәм итүен исләренә төшердек.

Яраткан шөгыль – үзе бәхет
Яраткан шөгыль – үзе бәхет
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: