Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
5 Май 2023, 11:40

Сугыш кайтавазы

Римма СӘЙФЕТДИНОВА иҗаты

Сугыш кайтавазы
Сугыш кайтавазы

Дошман явы. Әй, син, кырыс сугыш,

Өзелде бит синдә гомерләр.

Бөркет кебек ирләр башын салды,

Ачылмыйча калды бөреләр.

Аяз иде күкләр, кичләр айлы,

Йөрәкләрдән җыр-моң агылды.

Кара болыт булып килде хәбәр,

Тетрәндереп имин таңымны.

Сөйгәннәрен кочып саубуллашты,

Ир-егетләр яуга атлады.

Бер кайтырбыз, диеп китте алар,

Тик күбесе исән кайтмады.

Әнкәләре көтте балаларын,

Яшь хатыннар көтте ирләрен.

Елмаеп үлделәр батырлар,

Саклап калып, газиз илләрен.

Күпме сабый ятим калды җирдә,

Йөрәкләрне телде мең сагыш.

Кайтавазың гына булып кал син безгә,

Сынама син башка берүк язмыш.

Канлы яшьләр аша килде җиңү

Аяз күктә кояш балкыды.

Сәламләде гүя сер бирмәгән,

Батыр җанлы кыю халкымны.

Сугыш кайтавазы
Сугыш кайтавазы
Автор:
Читайте нас: