Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
28 апрель 2023, 10:35

Тукай турында кызыклы фактлар

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла әфәнде Тукаев тууына 137 ел була.

Тукай турында кызыклы фактлар
Тукай турында кызыклы фактлар

Якты дөньяда 26 ел гомер кичереп бакыйлыкка күчкән шагыйрь турында без ниләр беләбез, аның тормыш һәм иҗат юлында нинди кызыклы фактлар булган.

Әлеге язмада шулар турында.

1. Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, балачакта ул фотога төшмәгән, чөнки ул чорда авылларда фотограф булмаган. Шагыйрь 1903 елда унҗиде яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә. Тукай фотога төшәргә яратмаса да, архивларда шагыйрьнең 2 дистәгә якын фотосы бар.

2. Язылган һәр шигырь юлы өчен Габдулла Тукайга 50 тиен көмеш яисә алтын белән түли торган булганнар. Үз заманында Тукаев иң күп түләнүчән шагыйрь булып исәпләнгән.

3. Габдулла Тукай татар, гарәп, фарсы, төрек һәм урыс телләрендә ирекле аралаша һәм яза белгән.

4. Замандашлары сөйләве буенча Габдулла Тукай кием-салымга артык игътибар итмәгән. Шагыйрь тормышыннан шундый вакыйга билгеле: базардан яңа пиджак алгач, аның 2 размерга зуррак булуына карамастан, ул аны бер дә кыенсынмыйча, шактый озак кына киеп йөргән.

5. 1906-1907 елларда «Әл-гаср әл-җәдид» («Яңа гасыр») җурналында Габдулла Тукай Иван Крыловның 65 мәсәлен тәрҗемә итеп бастыра.

6. Тукай тормышында хатын-кызлар күп булганмы? Җаекта яшәгән елларында Тукайның ошатып йөргән 2-3 туташы булуын язалар һәм аларның барысының да исемнәре Фатыйма булуын искәртәләр. Ә инде Казанга күченеп килгәч, шагыйрь күңеленә һәм иҗатына йогынты ясаган туташлар исемлегендә бары тик Зәйтүнә Мәүлүдова гына була. Зәйтүнә Тукайның замандашы һәм дусты – язучы Фатих Әмирханга туган тиешле була. Шуңа күрә Тукай белән Зәйтүнәнең танышуына сәбәпче кеше дә – Фатих Әмирхан. Тукай белән Зәйтүнә өч мәртәбә очрашалар. Һәр очрашу кыенлык белән уза: Тукай йә чыгып китә, йә салкынлык күрсәтә. Ләкин бер кичә алдыннан ул Зәйтүнәгә контрамаркамы, билетмы бирә, очрашырга сөйләшәләр, ләкин очраша алмыйлар. Зәйтүнә Казаннан күченеп киткәндә Тукай аны озатырга төшмәкче була, ләкин соңарган дип әйтәләр, ул пристаньга төшә алмый. Бер яктан, Тукай Зәйтүнәгә һич тә битараф булмаган, икенче яктан, сәламәтлеге булмау, күзендәге табы аркасында мәхәббәт хис-ләрен куертудан үзен-үзе тыеп торган.

7. Тукай вафат булыр алдыннан нәширләрдән алырга тиешле булган 500 сум акчасын ике сәләтле баланы рус уку йортларында укыту өчен тотарга васыять итә. Шулай ук 1913 елда Петербургның мөселман хәйриячәлек җәмгыяте вафат булган Габдулла Тукаев истәлегенә сәләтле балалар өчен һәркайсы 100әр сум булган махсус ике стипендия булдыра.

8. Шагыйрьнең үзе исән чакта 22 исемдә 46 китабы нәшер ителгән. Ә 1917 нче елга кадәр Тукайның 72 китабы 221900 нөсхәдә нәшер ителгән.

9. Тукай вафат булган көнне Казанда рәсми булмаган матәм көне игълан ителә. Шәһәрдәге кибетләр, заводлар эшләмәгән. Фабрикаларда кыска эш көне игълан ителгән. Бу көнне мәктәп-мәдрәсәләрдә укулар туктатылган. Ул заман өчен хатын-кызларның зиратка баруы тыелган булуга карамастан, татар хатын-кызлары гимназиясен оештыручы Фатиха Аитова укучы кызларга Тукайны күмәргә барырга рөхсәт бирә.

10. Тукай вафатыннан соң Казанда тышлыкларына Тукай сурәте төшерелгән конфетлар, шәм, сабын чыгара башлаганнар. Тукай музеендагы экспонатлар арасында шагыйрь сурәте төшерелгән конфет тышлыгын әле дә күреп була. Әлеге конфетларны Казан сәүдәгәре Вәлиулла Ибраһимовның Шамил йортында урнашкан «Альфа» кондитер фабрикасы чыгарган (1913).

11. Шагыйрьнең вафатыннан соң аның йөзеннән гипс битлек төшереп алынган, бүгенге көндә ул Казандагы Г. Тукай Әдәби музеенда саклана. Шагыйрьнең йөзеннән гипс битлек төшереп алу хәстәрен кем оештырган? Сораулар күп. Шунысы аңлашыла: Тукайның якын дусларыннан берәү аның кадерле чалымнарын киләчәк буыннар өчен саклап калырга теләгән. Бәлки, Фатих Әмирхандыр? 1926 елга кадәр, ягъни Фатих Әмирханның вафатына кадәр, бу битлек аңарда сакланган дигән фаразлар бар.

12. Казан шәһәрендә Габдулла Тукайның өч һәйкәле бар. Аның берсе Тукай исемен йөртә торган скверда, икенчесе М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры бинасы янында һәм өченчесе шагыйрьнең җәсәде күмелгән Яңа татар бистәсе зиратында.

Тукай турында кызыклы фактлар
Тукай турында кызыклы фактлар
Автор:
Читайте нас: