Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
28 апрель 2023, 10:28

Чишмә шагыйрәсе II дәрәҗә лауреат булды

Чишмәле Мария Ибраһимова «Шигъри яз» Бөтендөнья шагыйрьләр бәйгесенең II дәрәҗә лауреаты булды.

Чишмә шагыйрәсе II дәрәҗә лауреат булды
Чишмә шагыйрәсе II дәрәҗә лауреат булды

– «Ватсап»та Чишмә язучылары һәм шагыйрьләренең үз төркеме бар. Бөтенрәсәй конкурсында катнашырга тәкъдим ителгәч, мин, озак уйлап тормастан, ике шигырь җибәрдем. Икенче урын алуым турындагы хәбәр минем өчен көтелмәгән һәм бик күңелле вакыйга булды. Хисләрем тулып ташты, дулкынландым, елап та алдым. Хәзер үз көчемә һәм  сәләтемә ышанычым артты, дип әйтә алам. Киләчәктә дә шуның кебек бәйгеләрдә катнашырга ниятем бар. Миңа ярдәм иткән һәм ышанган һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Хыялланыгыз! Хыялларныңтормышка ашуына инандым, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Мария.

Беренче шигырен ул 13 яшендә яза, шуннан бирле аны шигърият җәлеп итә. Мариянең барлык әсәрләре дә тирән мәгънәле, фәлсәфи шигырьләре күп. Иҗат җимешләре арасында «Әни турында», «Көнләшү», «Эт» шигырьләре аның өчен аеруча якын.

Чишмә шагыйрәсе II дәрәҗә лауреат булды
Чишмә шагыйрәсе II дәрәҗә лауреат булды
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: