Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
20 апрель 2023, 12:59

Гәзит редакциясе кунакка килде

Район гәзите хезмәткәрләре узган атнада «Әбунәче көне» акциясе барышында Сафар авылында булдылар. Без барганда тугры укучыларыбыз безне Мәдәният йортында көтәләр иде инде.

Гәзит редакциясе кунакка килде
Гәзит редакциясе кунакка килде

Аларның һәркайсы гәзит битләрендә үзләре өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат таба, район һәм республика яңалыклары белән таныша, хә-бәрчеләребезнең төрле язмышлы кешеләр турында язган мәкаләләрен укый, тематик конкурсларда актив катнаша.

Педагогик хезмәт ветераны Зәки Нугаев социаль челтәрләрдә дә төрле яңалыклар белән таныштырып баруыбыз өчен рәхмәт белдерде.

– Чишмә поселогы урамнарында светофорлар куела башлаган гына әле, ә без инде бу турыда беләбез! Мәкаләләрне гәзиттән укыйм. Район һәм «Правда» гәзитләре белән икенче сыйныфтан ук танышмын. Миңа барысы да кызыклы, әмма бер соравым бар: телетапшырулар программасын берәрсе укый микән?! Аны бит телевизордан да карарга була. Гәзиттәге урын әрәм, ул битләрдә безнең район турында тагын берничә материал урнаштырырга мөмкин булыр иде, – диде Зәки Усман улы. 

– Мин тугыз яшемнән үк гәзит белән дус, – дип елмая Гөлсинә Байбурина. – Элек үзем дә мәкаләләр язып җибәрә идем. Ленин исемендәге колхозда бухгалтер, склад мөдире булып эшләдем. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы турындагы мәкаләләрне укырга яратам, ә ветераннар турындагы язмаларны кисеп алып альбомда саклыйм, вакыт булганда мин аларны яңадан караштырып чыгам. Район кешеләре турындагы әлеге мәкаләләр яшәргә көч бирә. Шулай ук гореф-гадәтләр, сугыш, ислам турындагы материаллар да кызыклы.

Без сөйләшеп торган арада кайберәүләр гәзиткә язылу өчен почтальон янына килеп чиратка бастылар. Бу көнне хәтта бүләкләр уйнатуда катнашыр өчен телефоннан шалтыратып язылучы да булды 

– Соңгы елларда күбрәк телефон аша шалтыратып гәзиткә яздыруымны сорыйлар, ә акчаны картага җибәрәләр, – ди почтальон Наилә Монзарова.

Аның сүзләренә караганда, Сафар авылында район гәзитенә 35ләп кеше языла.

Гәзит укучыларыбыз безгә үз теләкләрен дә җиткерделәр, халык гәзитнең элеккечә – атнага ике тапкыр чыгуын тели.

– Минем абонемент призлар уйнатуда катнашырмы? Ункөнлек акция башлану белән поселокка барып гәзиткә язылган идем. Яңа ел алдыннан мәшәкатьләр белән йөреп онытылган, нидер җитмәгән, якын кешем – дустым килми башлаган кебек тоелды. Ярый әле киләсе айдан башлап язылырга мөмкинлек бар. Район гәзитен 2012 елдан бирле алам, элек әти-әни языла иде, – диде Венер Бикбулатов.

Әлбәттә, призлар уйнатуда гәзиткә язылган бар кеше катнашты һәм бу көнне беркем дә бүләксез кайтып китмәде. Гөлсинә Байбурина бакчада эшләү өчен кечкенә көрәк алды.

– Шундыйны күптән алырга йөри идем, помидор һәм чәчәк үсентеләрен күчереп утыртырга уңайлы, – диде ул күңеле булып.

Лилия Янбарисова да бүләккә сыбызгылы чәйнек эләгүенә шатланды.

– Бигрәк әйбәт булды! Югыйсә, чәйнегем янган иде, – дип елмайды ул.

– Монысы янмас инде, тавышы урамга кадәр ишетелә, – дип сөенделәр аның өчен авылдашлары да.

Ә төп бүләк Флүрә Монзаровага чыкты. Кызганычка каршы, үзе килмәгән иде. 

– Ул – хөрмәткә лаек ветеран-укытучыбыз, бер дә язылмый калганы юк, яраткан гәзитеннән бүләк – кер үтүкләү өчен такта алгач шатланыр инде, – диде почтальон Әлфинә Байбурина.

Хөрмәтле укучыларыбыз, барлык почта бүлекчәләрендә 2023 елның икенче яртысына район гәзитенә язылу дәвам итә. Ярми һәм Чишмә авылларында яшәүчеләрнең аны редакциядә яки курьерлар аша яздырып, арзанрак бәягә алу мөмкинлеге бар. Туган төбәгебез турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы булган район гәзитенә язылырга онытмагыз!

Гәзит редакциясе кунакка килде
Гәзит редакциясе кунакка килде
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: