Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
14 апрель 2023, 12:55

Почтальон белән бер көн

Район редакциясе өчен гәзит укучылар белән аралашу һәрвакыт мөһим булып кала. Шуңа күрә хәбәрчеләребез Бәрсүәнбаш авылына барып тугры укучыларыбыз белән очрашырга, аларның фикерләрен белергә булдылар.

Почтальон белән бер көн
Почтальон белән бер көн

Авыл почтальоны Альбина Хәйруллина да безнең тәкъдимне хуплады. Юлга чыгып ярты сәгать үтүгә тиешле урынга барып та җиттек.

Бәрсүәнбаш безне киң урамнары, матур йортлары һәм гадәти булмаган тынлык белән каршы алды. Почтальон Альбинаның өендә яңа пешкән икмәк исе таралган, ә чәчәк атып утырган бүлмә гөлләре арасында кояшка наз-ланып песи йоклап ята. Безне ачык йөзле, зифа буйлы, елмаеп кына торучы күркәм хатын-кыз каршы алды. Аның кебекләр турында «уңган» дип әйтәләр. Тормыш иптәше механизатор булып эшли. Ә ул бакча карарга да, йорттагы эшләр белән шөгыльләнергә һәм Бәрсүәнбаш, Сәйран, Яңа Сәйран авыллары буенча почта эшен дә вакытында башкарырга өлгерә. Бу яшь кенә ханымның инде өч тапкыр картәни булуына ышанып та булмый.

Ишек төбендә аны зур почтальон сумкасы көтеп тора, шуны алып без Альбина белән район гәзитен яздырырга киттек.

Беренче эш итеп Елга урамында яшәүче Фәнит һәм Рәзилә Кәримовларның йортына юл тоттык. Алар 33 ел элек, яшьли туган авылларыннан китеп, төньякта эшләгәннәр. Соңыннан, әниләре олыгайгач аны карарга авылга кайтканнар, ул гомер буе «Чишмә» гәзитен алган, туган телендә чыккан район гәзитен яратып укыган. Ә балалары ул якты дөньядан киткәннән соң да район гәзитен алуны дәвам иткәннәр, тик русча укуга күчкәннәр, хәзер инде 11 ел «Родник плюс»ка язылалар.

2023 елның 20 апреленә кадәр район гәзитенә түбәнрәк бәягә язылу ункөнлеге бара һәм, Альбина әйтүенчә, бу көннәрдә гамәлдә булган ташламалар гәзитнең даими укучылары өчен бик мөһим. Ә тагын да ул район гәзитенә язылучы авылдашлары өчен бүләкләр уйнату үтенече белән мөрәҗәгать итте.

– Почтальон булып эшләвемнең беренче елында Яңа Сәйран авылыннан бер зоотехник телевизор отты. Ә мин бит аны үгетли-үгетли генә язылырга күндергән идем! Тик шуннан соң, кызганычка каршы, башкача беркемнең дә бүләк отканы булмады, – дип сөйләде Альбина.

Бәрсүәнбашта бүген дә район басмасына язылалар, бигрәк тә татар телендә чыгучы «Чишмә» гәзитен алучылар күп. Бу аңлашыла да, чөнки туган телендә сөйләшкән халык өчен татар телендә чыгучы гәзит якынрак.Почта эше җайга салынган, авыл халкы актив, «Ватсап»та үз төркемнәре бар. Альбина Хәйруллина аларга гәзиткә язылу ункөнлеге башлануы турында шунда язып хәбәр итә, сату өчен товарлар тәкъдим итә (хәзер бу эш тә почтальон бурычы булып тора) һәм, гомумән, авылдашлары аның килүен белсеннәр, капкаларын бикләмәсеннәр өчен алар белән элемтәдә торырга тырыша.

 

Почтальон белән бер көн
Почтальон белән бер көн
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: