Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
14 апрель 2023, 14:17

Мәгълүмат табу җиңел

«Күршем белән җир участогы чиге турында бәхәс чыкты. Бу турыда каян мәгълүмат алырга һәм кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?». Юлия Б., Алкин шифаханәсе авылы Бу сорауга Росреестрның Башкортстан буенча идарәлегенең Благовар һәм Чишмә районнары буенча муниципальара бүлегенең әйдәүче белгече Гөлназ Хәкимова җавап бирде.

Мәгълүмат табу җиңел
Мәгълүмат табу җиңел

– Җир турындагы бәхәсләрне хәл итү максатында, җир бүлгән вакыттагы участокларның чикләре, өстән төшерелгән фотосурәтләре, җир участоклары турында башка мәгълүматлар өйрәнелә. Хәзер үз участогың, мәсәлән, кадастр картада участок чикләренең координатлары турында мәгълүмат алу өчен беркая да барырга кирәкми. Моны тиз арада, хәтта өйдән чыкмыйча да эшләп була – моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлү дә җитә. «Дәүләт хезмәтләре» порталына (https://www.gosuslugi.ru) керегез һәм «Стройка и недвижимость» бүлегендә «Предоставление материалов и данных государственного фонда данных, полученных в результате проведения землеустройства» хезмәтен сайларга һәм инструкция буенча гариза язарга гына кирәк. Элек исә җир төзелеше турындагы материалларны Росреестрның территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп яки почта аша гына алырга мөмкин иде.

Мәгълүмат табу җиңел
Мәгълүмат табу җиңел
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: