Чишмэ
+27 °С
Облачно
Укучы – гәзит
14 Апреля 2023, 07:51

Гәзиткә язылдылар, бүләк оттылар!

11 апрельдә «Родник плюс»-«Чишмә» редакциясе Ар авылында бүләкләр уйнатып, гәзиткә язылу көне үткәрде.

Гәзиткә язылдылар, бүләк оттылар!Гәзиткә язылдылар, бүләк оттылар!
Гәзиткә язылдылар, бүләк оттылар!

Бу атнада Ар авылында Әбунәче көне үтте

11 апрельдә «Родник плюс»-«Чишмә» редакциясе Ар авылында бүләкләр уйнатып, гәзиткә язылу көне үткәрде.

Китапханәдә безне район гәзитенә арзанрак бәягә язылырга килгән тугры укучыларыбыз көтә иде инде. Белүегезчә, 10-20 апрельдә Рәсәй почтасы гәзит-журналларга түбәнрәк бәягә язылу ункөнлеге оештырды.

– Яратып укыган район гәзитеннән килүләрен ишетү белән йөгереп килеп җиттем. Почтага барып гәзиткә язылдым һәм квитанция алып сезне көттем, – дип безне ихлас күңел белән каршы алды Рәзина Шәмсетдинова. – Гәзиткә 55 елдан артык язылабыз. Безгә барысы да ошый. Башта ирем укый, аннары – мин. Без – пенсионерлар, икебез дә колхозда эшләдек, ул механизатор, мин савымчы булдым. Икебезгә бергә 80 еллык хезмәт стажы бар, – диде ул.

Наҗия Хандиева да аның сүзләренә кушылды:

– Гәзитне көтеп алабыз, килми торса, почтальон Нурания Кәлимуллинага шалтыратып: «Чишмә» кайда? – дип сорыйбыз. Без аңа «Ленин юлыннан» дип аталган вакыттан бирле язылабыз. Мин дә савымчы булып эшләдем, алты ул үстердем, барысы да армиядә хезмәт итеп кайттылар, – диде ул.

Ар авылының почта элемтәсе бүлеге начальнигы Минәвәрә Иксанова сүзләренә караганда, район гәзитенә ярты елга, гадәттә, иллеләп кеше языла.

– Безнең почта бүлекчәсе биш торак пунктны хезмәтләндерә. Бүгенге көндә Ар авылыннан 16, Черниговкадан өч, Боголюбовкадан алты кеше язылды. Соңрак тагын да язылучылар булыр, дип уйлыйм, – диде Минәвәрә Абдрахман кызы.  

Тиздән китапханәнең уңайлы залына халык – өлкәннәр, укучылар җыелдылар. Китапханәче Резеда Золотарева монда килүчеләргә Рәсәй, республика басмаларын, «Родник плюс»-«Чишмә» гәзитләрен тәкъдим итте. Редакция хезмәткәрләре аларны бераз гәзит тарихы белән таныштырып үттеләр, аның бүгенге тормышы, рубрикалары турында сөйләделәр.

– Яшьләр һәм мәктәп укучыларына без гәзитнең социаль челтәрләрдәге битенә язылып, район вакыйгаларыннан хәбәрдар булып торырга өндибез. Без анда һава торышы, яңалыклар, төрле кызыклы материаллар урнаштырабыз, – диде дубляж бүлеге мөдире Айсылу Габидуллина, һәм керергә уңайлы булсын өчен битләрнең һәм сайтларның ссылкасын таратты.

Бу көнне Ар мәктәбендә дә журналистларның укытучылар белән очрашуы үтте, алар да гәзиткә һәр елны язылуларын әйттеләр.

– Гәзитне яратып укыйбыз. Элек сәламәтлек бите бар иде, анда басылган мәкаләләр аеруча кызыклы була торган иде, чөнки кырык елдан артык медицина хезмәткәре булып эшләдем. Тормыш иптәшем дә район басмасын бик теләп укый. Аннары мәкаләләр турында фикер алышабыз, – диде Вәсилә Кадыйрова.

Сүз уңаеннан, ул редакция хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән күчтәнәчләр дә алып килгән иде.

Чараның дулкынландыргыч мәле – призлар уйнату башланды. Резеда Золотарева бүләккә кофе чәшкеләре алды, Черниговка авылыннан язылучы Марат Мәкъсүтов креманкалар отты, ә төп бүләк – йомшак мендәр Рәзинә апа Шәмсетдиновага эләкте.

Бәйрәмнән беркем дә бүләксез кайтып китмәде. Гәзит редакциясенә чараны оештыруда ярдәм иткән, очрашуга килгән һәркемгә рәхмәтлебез. Безнең белән калыгыз!

Район яңалыкларыннан хәбәрдар булыгыз – район гәзитенә язылыгыз!, дип өндибез райондашларны.

Гәзиткә язылдылар, бүләк оттылар!
Гәзиткә язылдылар, бүләк оттылар!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас