+15 °С
Дождь


Хезмәткә бара егетләр,
Ил чикләрен сакларга.
Туган ил алдында биргән
Изге антын акларга.
Илебезнең горурлыгы
Сез ул, батыр егетләр,
Тыныч йоклыйбыз төннәрен,
Сездә безнең өметләр.
Исән-имин булыгызчы,
Сез бит – газиз балалар,
Сезнең белән горурлана
Гомер биргән аналар.
Илебез күкләрендә
Аяз атсын таңнары.
Ерак илләргә таралды
Рәсәйнең даннары.
Илләр тыныч, күкләр аяз булсын,
Тыныч аксын чишмәләр.
Сез һәрчак әзер бит инде,
Ил чакыра, дисәләр.