

Кинолардан карап,
Китаплардан укып,
Ишетеп үстек сугыш афәтен.
Кем уйлаган, безнең буынга да
Ходай язган шушы хәсрәтне.
Иркәләп, сөеп, назлап,
Яратып үстергән уллар сугыш кырында.
Ниләр көтә, ничек кайтырлар,
Бер Ходаем, синең кулыңда.
Йөргән юлларын хәсрәттән сакла,
Гомеркәйләрен дошманнан якла.
Үз аягында, исән-сау булып
Кайтсыннар алар бу туган якка.
Ата-анага бирче сабырлык,
Шушы хәсрәтне җиңә алырлык,
Сугыш афәтен тизерәк туктат,
Елмайсын ана улын кочаклап.