Чишмэ
+20 °С
Облачно
Укучы – гәзит
10 Февраля 2023, 05:40

Зарланмагыз

Фәнүзә Якупова иҗаты

ЗарланмагызЗарланмагыз
Зарланмагыз

Зарланмыйча шөкер кылыйк,

Үткәннәрне искә алмыйкчы.

Чагыштырмыйк, имин көннәр телик,

Заман сулышы өреп яшикче.

Үткән тормыш, авыр заманалар,

Без дә күрдек тормыш михнәтен.

Уфтанмадык, түздек кысып тешне,

Аек акыл белән җиңдек хәсрәтне.

Тарих өчен кирәк үткән заман,

Яшь буыннар белми телгә аладыр.

Әйтерсең дә яшәп караганнар,

Гаделсезлекне урап-чорнаудыр.

Техникасыз булды, кул көченә

Сыер саву, җирләр эшкәртү,

Капчык-капчык иген келәтенә

Арбаларга төяп ташыту...

Зарланмагыз, һич тә уфтанмагыз,

Оҗмах эчләрендә яшибез,

Ни теләсәк сатып алалабыз,

Затлы-зәвыклы кием киябез,

Телефоннар аша эш итәбез,

Катлы-катлы йортлар салабыз.

Зарланмагыз
Зарланмагыз
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас