

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче әдибебезнең язганнары бер максатка – яхшылыкка, изгелеккә өндәүче әсәрләр. Күпмедер дәрәҗәдә алар Чыңгыз Айтматов әсәрләре белән дә аваздаш. Ул хайваннар, кешеләр турында яратып, күңел җылысын биреп иҗат итә. Кешенең олы җанлылыгына, рухи ныклыгына ышана, авыр сынауларда да югары әхлак иясе булып калуын күрсәтә.
Җәмил (Ямиль) Мостафин 1927 елның 20 маенда Чишмә районы Яңа Усман авылында 9нчы бала булып мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бабасы – Галләм шул төбәктә ахун булып тора, Ватанга тугрылыклыгы өчен Зур Алтын медаль белән бүләкләнгән кеше. Әтисе – Мостафа укымышлы затлардан, татар, башкорттан тыш рус, гарәп телләрен яхшы белгән, немецчә җиңел аралаша алган. Әнисе – Шамшура Ишкильдинова Ябалаклы авылыннан, шул чор өчен бай саналган башкорт гаиләсеннән.
1932 елны аларның гаиләләрен Себергә сөрәләр. Юлда барганда Җәмилнең әтисе тиф белән авырый башлый һәм аларны Тайшет шәһәрендә төшереп калдыралар. Тиздән әтисе вафат була, Мостафиннар гаиләсе исә, туган якларыннан аерылып, Тайшет шәһәрендә төпләнеп калалар. Шуннан бирле Җәмил әфәнде Тайшет шәһәрен үзенең икенче ватаны дип саный. Бу «кара мөһердән» алар 1998 елны гына тулысынча акланалар.
Гаиләләре бик музыкаль була. Өлкән абыйлары сөйләве буенча, әтиләре бик матур җырлаган, ул вәгазь укыган вакытларда кешеләр таң калып тыңлый торган булганнар. Миннән башкалары барысы да я гармунда, я мандолинада, я скрипкада уйныйлар иде, бер мин генә бернинди уен коралында уйнарга өйрәнергә теләмәдем, дип искә ала үзенең истәлекләрендә Җәмил Мостафин. Аның каравы, ул нәрсәдер уйлап табарга, язу-сызу эше-
нә хирес булып чыга. 14 яшеннән тимер-юл мастерскойларында слесарь, токарь, тимерче ярдәмчесе булып эшли. Сәгать 15.00тән төнге 3кә кадәр эшли, иртән 8гә укырга китә.
1945 елны Мәскәүгә килә, Сталин исемендәге транспорт инженерлары институтына укырга керә. Соңрак Ленинград физик культура һәм спорты хәрби институтының хәрби-диңгез факультетына күчә. 1954 елга кадәр Порт-Артурда хәрби-диңгез базасында хезмәт итә. «Портартурец» газетасында беренче хикәяләрен, очеркларын бастыра башлый. Язучылык сәләте үзенекен итә – 1957 елда ул
М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә. Тәрҗемәчеләр семинарына йөри. «Юный техник» журналында җаваплы сәркәтип, «Советская Россия» нәшрияты хезмәткәре, РСФСР Язучылар берлегендә әдәби хезмәткәр, «Советский писатель» нәшриятында өлкән мөхәррир була. Шунда эшләгән дәвердә, татар, башкорт, чуваш әдәбиятләренең мәнфәгатьләрен кайгыртып, китапларын бастырып чыгарырга ярдәм итә.
Аның хайваннар, җәнлекләр турындагы хикәяләре хрестоматияләргә кертелә. «Литературная Россия»дә «Дикарка» хикәясе дөнья күргәч, Лондонда нәшер ителә торган «Аргази» кыска хикәяләр журналы аны инглиз теленә тәрҗемә итеп бастырып та чыга (1967). «Голубая лошадь» хикәясе Л. Толстой, А. Куприн, И. Тургенев әсәрләре белән беррәттән басыла (1994).
Җәмил Мостафин хикәяләренең уңышы нидә соң? «Бешеная» хикәясендә сүз йортсыз, хуҗасыз калган эт турында бара. Хикәянең беренче юлларыннан ук күренгәнчә, кешеләр белән язылмаган табигать законнары арасындагы конфликт. Шәһәр яны паркында үзенең таксасы белән йөрергә чыккан бер матур ханым иясез калган этне котырган дип саный һәм аңа ияреп башка «мамашалар» да, бер кемгә зыяны тимәгән бу бичараны ерактан ук күрешкә балаларын җитәкләп китәргә тырышалар, «котырган» кушаматы тагалар. Эт-бичараны атарга да уйлыйлар, агуланган ит кисәкләре биреп тозакка эләктермәкче булалар. Хәлиткеч бер вакыйга – баланы коткарып калу вакыйгасы гына «котырган»ны акларга ярдәм итә.
Кеше табигатенә хас мондый аң, эмоция кебек сыйфатларны ничек тотып ала белгән язучы?! Чөнки ул үзе дә табигать баласы, аның язганнары нык күзәтүчән кеше икәнлеген, хайваннар психологиясенең нечкәлекләрен аңлавын исбат итә. Аларга карата ул шундый җылы-ягымлы мөнәсәбәттә, аларны яратып, шундый матур тасвирлый алуына таң каласың. Күгелҗем атлар, сизгер табигатьле этләр турында язганнарына сокланмый мөмкин түгел.
Автор үзе дә нечкә күңелле, олы җанлы, хикмәтле сүз иясе. Гомумән, Җәмил Мостафинның хикәяләре тормыштан алынган, үзе күргән, кичергән вакыйгаларга нигезләнеп иҗат ителгән. Кызганычка каршы, әсәрләренең, берничә хикәясеннән тыш, татарчага тәрҗемәләре юк. Шулай булса да, Җ. Мостафинның иҗаты яши, бүген дә аның үз укучылары бар. Күңелләре коргаксынып бетмәгәннәр җан тынычлыгы, рухи азык, матурлык эзләп нәкъ менә аның әсәрләренә мөрәҗәгать итә алалар.