Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
1 февраль 2023, 16:09

Ана теләге

Зәбирә Низаметдинова иҗаты

Ана теләге
Ана теләге

Бөтерелеп кенә ак кар ява,

Күмәр өчен җирнең карасын.

Тик кар гына күмә алыр микән

Аналарның йөрәк ярасын?

Газиз улы китә сугышларга,

Елап кала ана йөрәге.

Исән-имин кайтырмы әйләнеп

Аның тормыштагы терәге?

Укый ана белгән догаларын,

Балакаем исән кайтсын дип,

Кайтсын да ул, газиз нигезендә

Гөрләп матур тормыш корсын дип.

Ана укый дога, без дә телик,

Кабул булсын анын теләге,

Улыкае исән-имин кайтсын,

Тынычлансын ана йөрәге!

Ана теләге
Ана теләге
Автор:
Читайте нас: