Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
18 гыйнвар 2023, 15:02

Юллар зәңгәр кар микән...

Татар совет поэзиясенең классик шагыйре Хәсән (Хизбулла) Фәхри улы Туфан Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә.

Юллар зәңгәр кар микән...
Юллар зәңгәр кар микән...

Аларның авыллары көчләп чукындыруга эләгә, ләкин халык рус диненә күчүдән баш тарта. Никахлар чиркәүдә теркәлмәгәнлектән, балалар ана исеме белән йөртелергә тиеш була. Әнисенең исеме Гөлзизә булганга, Хизбулланың фамилиясе Гөлзизин дип алына. «Туфан» фамилиясенең барлыкка килү тарихы да бар. Бер шигыренә ул бабасының кушаматы булган «Дуфан»ны псевдоним итеп ала. Редактор аны «Туфан» дип төзәтә. Шулай итеп, татар поэзиясендә Туфан фамилияле шагыйрь барлыкка килә.

Булачак шагыйрьнең әтисе Фәхри абзый иген игүдән тыш, сәгать төзәтү, пыяла кую, тимерчелек кебек эшләр белән шөгыльләнгән һәм бу һөнәрләргә балаларын да өйрәткән. 

1914 елда, абыйларына ияреп, Урал якларына китә. Анда бакыр руднигында һәм металлургия комбинатында эшли. Шул ук елны Уфада «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовтан  әдәбият дәресләре ала.

1924 елда «Кызыл Татарстан» газетасында Хәсән Туфанның беренче шигырьләре басыла. «Урал эскизлары», «Башлана башлады», «Ике чор арасында», «Бибиевләр» кебек әсәрләре 1928 елда иҗат ителә. 1937 елда, ялган гаепләр тагып, Хәсән Туфанны Татарстан Язучылар берлегеннән чыгаралар, әсәрләрен бастырмый башлыйлар. 1940 елда «халык дошманы» дип кулга алалар. Ул уналты ел төрле төрмәләрдә утыра, сөргендә була. 1956 елда гына Казанга кайта. Тоткынлык елларында иҗат ителгән «Алга барышлый», «Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Агылада болыт агыла», «Ромашкалар», «Тамчылар ни диләр?», «…Әйткән идең», «Сүз кушасы килә талларга» һәм башка шигырьләре тирән мәгънәгә ия.

 

Илдә ниләр бар икән?

Илдә ниләр бар икән:

Юллар зәңгәр кар микән?

Боз тәрәзә алсулана,

Пожар микән, таң микән?

Тышта ниләр бар икән?

Бездә дә таң тугандыр,

Инде ул да торгандыр,

Бергә чаклар исенә төшеп,

Күңелләре тулгандыр...

Бездә дә таң тугандыр.

Уйлыйдыр ул: «Сау микән,

Эче тулы зар микән?

Хәсрәтләрен таратырга

Тәмәкесе бар микән?

Исән микән, сау микән?»

Аклы киемен кигәндер,

Бәлки, кайтыр дигәндер,

Зәңгәр карны ера-ера

Вокзалларга килгәндер...

Бәлки, табылыр дигәндер..

Илдә ниләр бар икән:

Юллар зәңгәр кар микән?

Һавадагы алсу шәүлә

Пожар микән, таң микән?

Илдә ниләр бар икән?

 

Тамчылар ни диләр?

Луиза Салигаскәровага

Сандыгыңда ята синнән калган

Белешмәләр салган ридикюль:

Миннән сиңа – гомер юлдашыма –

Иң беренче бүләк иде ул.

Ридикюльдә калган белешмәләр…

Анардагы кайбер билгеләр

Тормышыңның соңгы хәбәрләрен

Бүген миңа сөйләп бирделәр…

Һәркайсында –

Тамчы-тамчы эзләр,

Алар нинди тамчылар икән?

Болыттанмы алар,

Әллә синең

Керфекләрдән тамдылар микән?..

Тәрәзәңә «җилләр» бәрелгәннәр,

«Сагынма!» – дип янап киткәннәр…

Күнмәгәнсең…

Эштән сөрелгәнсең…

Еллар сине донор иткәннәр…

Посылкалар белән ярдәм иттең:

– Без бит илдә… өйдә бит… – дидең.

Ә ул ярдәм –

Каныңа алыштырган

Паекларың икән бит синең…

Алдарсың дип уйлый идеммени? –

Ә син мине алдагансың ич:

Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син

Җаның белән ялгагансың ич!

Соңгы таңың беленеп килгәндә дә

Күрешү көнен көткәнсеңдер дә,

Ләкин ирек бераз кичегеп килеп

Эзләп тапты мине Себердә…

Баш иям дә рәсмең каршында мин,

Күзләреңә багам тилмереп,

Яшьле күзен Мадоннага текәп,

Сүзсез калган Рафаэль кебек…

Тирбәлешеп куя уйчан гөлләр,

Бер-беренә хәбәр биргәндәй:

«Кеше булсак әгәр,  без дә шулай

Сыкрар идек, бәлки…» – дигәндәй…

 

Юллар зәңгәр кар микән...
Юллар зәңгәр кар микән...
Автор:
Читайте нас: