Яңа 2023 елны гәзит укучыларыбызга бүләкләр тапшырудан башлыйбыз.
«Родник плюс» һәм «Чишмә» басмаларына түбәнрәк бәягә язылу ункөнлеге барганда без спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнына абонементлар уйнатылу турында игълан иттек (https://vk.com/sokchishmy).
Уен шарты буенча район гәзитенә кимендә ярты елга язылырга һәм квитанцияне безнең «ВКонтакте» төркеменә (https://vk.com/rodnikplus) җибәрергә кирәк иде.
Күп укучыларыбыз катнашты. Без алар арасыннан җиңүчеләрне интернеттагы махсус кушымта аша сайладык. Менә алар – Эльвира Камалетдинова, Самат Ихсанов, Сергей Полюдов, Рафаил Салихов һәм Рәмзия Габидуллина.
Укучыларыбыз квитанцияләрне җибәргәндә кызыклы хатирәләре белән дә уртаклаштылар. Мәсәлән, Полюдовлар гаиләсенең район гәзитен 40 елдан артык алуы безнең өчен күңелле яңалык булды.
Бүләк откан барлык укучыларыбызны да котлыйбыз һәм катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез. Бассейнга абонементның билгеле срогы юк, ул сез килгән көннән башланачак.