

– Район гәзитенә 1982 елдан, җиләк-җимеш совхозына эшкә килгәннән бирле язылабыз. Анда 20 ел, аннары 17 ел элемтә бүлегендә эшләдем. Пенсиягә чыгуыма биш ел инде, әлегә эшләп йөрим, – диде даими укучыбыз.
Александр Леонтьевич элек спорт – штанга, көрәш белән актив шөгыльләнгән, чаңгыда йөргән. Элегрәк аларның бистәсендә хоккей мәйданчыгы, кыш көне чаңгы юлы булган. Шуңа күрә аңа спорт рубрикасы да кызыклы.
– Яшьләребезнең төрле ярышларда җиңү яулавы яки призлы урыннар алуы куанычлы. Райондагы башка яңалыклар турында да гәзиттән укып беләбез. Ул тормышыбызны һәр яктан яктырта дип саныйм. Гәзитне балаларыбыз – ике кызыбызның гаиләләре һәм өч оныгыбыз да укый, – дип билгеләп үтте Александр Леонтьевич.