Аның элек тә яратып укыган гәзитеннән бүләк алганы булган.
Зинә Зөфәр кызы кырык ел Арслан авылында фельдшер булып эшләгән, пенсиягә чыкканына 28 ел. Гәзиттән тыш ул китап та укырга ярата.
– Район гәзитенә 1959 елда языла башладым һәм шуннан бирле ел саен алам. Миңа анда барысы да ошый – «Чишмә»дә район тормышы турында төрле мәгълүмат табып була. Танышлар, районның хөрмәтле кешеләре турында укуы күңелле. Башка елларда квитанцияне почта аша җибәрә идем, ә быел 10 яшьлек оныгым Рамазаннан ватсап аша җибәрүен сорадым һәм бүләк оттым, – ди укучыбыз елмаеп.