+17 °С
Болытлы
Һәр Яңа елны каршылыйбыз
Теләк теләп Ходайдан,
Зур өметләр баглыйбыз
Тыныч-имин дөньядан.
Урамда чыршы утлары
Балкып яна төрле төстә,
Күк йөзендә йолдыз атыла,
Сихри мизгел төнге кичтә.
Туган йортның төп нигезе
Чакырып җыя һәр елны,
Әти-әнинең балкый йөзе,
Сагынып көткәннәр безне.
Гашыйклар да пышылдашып
Кавышырга сүз бирә,
Тормыш җилкәнен бергә борып
Вәгъдә – иман дип күрә.
Таңга кадәр уен-көлке,
Могҗизалар көтәбез.