Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
9 гыйнвар 2023, 13:23

Яңа ел килде

Алия Султан иҗаты

Яңа ел килде
Яңа ел килде

Күңел көтә яңа елның

Ак мамыктай карларын,

Ап-ак шәлле агачларын

Эх, зәһәр бураннарын.

Ак басуны ярып үткән

Тирән чана юлларын,

Истә әле зарыкканнар

Көтеп яңа елларын.

Ул теләкләр, ул бүләкләр

Яңа елнын көнендә,

Рәхәт чаклар, кызык чаклар

Онытылмый бүген дә.

Менә тагын әкрен генә

Атлап килә Яңа ел,

Теләкләрем тормышыма

Ашсын иде дим быел.

Кайгы-хәсрәтләр булмасын

Булмасын авыртулар,

Тыныч яшәсәк иде дим

Булмасын югалтулар.

Һәрбер җанның күңеленә

Изгелекләр бүләк ит,

Ялгызларга пар насыйп ит

Ялгыз тормыш авыр бит…

Моңлыларга, зарлыларга

Күңеле китекләргә,

Зур ышанычлар алып кил

Көттермә, интектермә.

Әткәй-әнкәй фатихасын

Дөрес алсын балалар,

Һәр нәрсәдә тәртип булса

Тыныч булыр дөньялар.

Нурың белән кил Яңа ел

Ап-ак көннәрең белән

Без дә сине каршы алыйк

Якты өметләр белән!

Яңа ел килде
Яңа ел килде
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: