Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
9 декабрь 2022, 13:20

Журналистлар Дураста булдылар

2022 елның 5–15 декабрендә гәзиткә ташламалы бәягә язылу буенча Бөтенрәсәй ункөнлеге уза. Бу вакыт эчендә гәзит-журналларга түбәнрәк бәягә язылырга мөмкин. Бездә дә гадәттәгечә Әбунәче көннәре уза.  

Журналистлар Дураста булдылар
Журналистлар Дураста булдылар

6 декабрьдә Дурас авылында гәзит укучыларыбыз белән очрашу үтте. Биредәге почта элемтәсе бүлегендә 6 хат ташучы эшли, алар 15 авылны хезмәтләндерә. Бу көнне «Чишмә» һәм «Родник плюс» гәзитләренә 60тан артык кеше язылды. Бүлекчә начальнигы Нурия Таюпова билгеләп үтүенчә, район басмаларын күбесенчә 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләр укый.

Гәзиткә язылучылар арасында бүләк уйнатуны почта бүлекчәсендә үткәрдек, бу вакытта тагын берничә кешенең район гәзитенә язылып приз оту мөмкинлеге булды. Мәсәлән, Гөлфинә Нигъмәтҗанова бүләккә магнит календарь алды. 

– Редакция журналистларының бүләкләр белән безгә кунакка килүен белгәч, шәхсән танышырга килдем. Район гәзитенә 1984 елдан язылабыз. Шул вакыттан бирле гаиләбез белән барлык яңалыклар турында бары тик район гәзите аша беләбез, беренче битеннән башлап азагына кадәр укып чыгабыз. Без матбугат традицияләренә тугры калган, гәзит-журналлардагы мәгълүматка ышанган буын, – ди ул.

Бүләкләр уйнату нәтиҗәләре буенча Дурас авылыннан даими укучыбыз Әхәт Сәфәргалин кувшин отты (кызганычка каршы, ул үзе катнаша алмады, соңыннан Нурия Таюпова аның приз артыннан шатланып килүе турында сөйләде). Урта Усманнан Рәсил Сәфәргалиев креманкалар, Нина Харитонова ярма салу өчен савытлар, Әлбәйдән Юлия Садыйкова бакчада эшләгәндә тезләргә киеп кую өчен җайланма, Дмитриевкадан Ирина Мәхмүтова һәм Бүләкбаштан Вәсимә Әминова ризык турау өчен такта алдылар. Нина Николаевнаның бу район гәзитеннән алган икенче бүләге. Берничә ел элек тә ул шуңа охшаш комплект алган. Бу хуҗабикә өчен искиткеч бүләк дип саный ул. Ул үзенең Дурас авылында модельле китапханә мөдире булып эшләве, гәзит китергән көннәрдә халыкның уку өчен махсус килүе турында сөйләде.

Бу көнне Дурас авылыннан Гөлфинә Нигъмәтҗанова, Нурия Таюпова, Фәния Хаҗиева, Нурия Вәлиуллина, Айгөл Сәфәргалина, Чукраклыдан Гөлсылу Хәсәнова һәм Салават Хәйруллин, Әлбәйдән Рәсимә Фәттахова, Дмитриевкадан Анна Крылова һәм Рәсимә Фәттахова, Урта Усманнан Халидә Тимеркаева 2023 елга магнит календарьлар алдылар.

Журналистлар Дураста булдылар
Журналистлар Дураста булдылар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: