Сорауга Башкорстан Республикасы буенча Росреестр идарәлегенең Благовар һәм Чишмә районнары буенча муниципальара бүлегенең баш белгече Лилия Вәлиуллина җавап бирә:
– Беренче чиратта гаражның капиталь төзелешме-юкмы икәнен (башка урынга күчереп булу-булмавын) ачыкларга кирәк. Икенчедән, гараж РФ Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче, ягъни 2004 елның 29 декабренә кадәр төзелгән булырга тиеш. Өченчедән, гараж үзаллы төзелеш булмаска тиеш. Әгәр өч шарт та үтәлсә, гаражны милек итеп рәсмиләштерүгә бернинди киртәләр дә юк. Бу турыда тулырак мәгълүматны Росреестрда алырга мөмкин.