Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
30 сентябрь 2022, 09:49

Өлкәннәр көне белән!

Сафар авылында яшәүче Рәвия Нугаева иҗаты  

Өлкәннәр көне белән!
Өлкәннәр көне белән!

Котлыйм, дуслар, бәйрәмебез белән!

Без бит өлкән яшьтәге яшьләр,

Иң мөһиме, сәламәтлек телим,

Имин тормыш, якты, уң эшләр.

Чал чәчләр һәм җыерчыклар гына

Картлык түгел әле, белегез!

Иң мөһиме рухыбыз яшь булсын,

Шатлык ташып торсын йөзебез.

Нинди картлык алтмыш арасында?!

Без бит әле яшьләр икәнбез,

Картлык җитә икән тик туксанда,

Яшик әле, без бит исәнбез.

Дәвер белән янәш атлап яшик,

Мәңге яшәр кебек белем алыйк,

Күңел өчен, җаныбыз өчен яшик,

Җан азыгы, рухи байлык туплыйк.

Кадерен белик алтын көзләрнең дә,

Һәр яшьнең  бит үз яме, моңы.

Бу – нәтиҗәләр, йомгаклау чоры.

Һәрбер чорның үз матурлыгы!

 

Өлкәннәр көне белән!
Өлкәннәр көне белән!
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: